Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бик файдалы фейхоа җимеше организмга ничек тәэсир итә?

Фейхоа - экозотик җимеш, ул көз көне өлгерә һәм базарларда сатуга чыга.

Фейхоа җимеше тыгыз, ачы-баллы. Җимешдән җир җиләге, ананас, каен җиләге тәмнәре килә.

Фейхоа клетчаткага бик бай. Ул эчәклек һәм ашказаны-эчәклек тракты өчен бик файдалы. Матдәләр алмашын яхшырта. Аны эчәклектә җитди авырулар булганда кулланалар. Клетчатка зарарлы холестеринны куа, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эч күперүне бетерә.

Фейхоа йөрәк авыруларына да файдалы, аның составында калий һәм натрий күп, алар кан тамырларын йомшарта.

Фейхоа иммунитетны ныгыта. Көн саен бер җимеш ашасаң да, иң көчсез иммунитетка да хәл керәчәк. Чөнки бу җимештә С витамины бик күп микъдарда була.

Фейхоа хәтерне һәм нерв системасын ныгыта. Аның составындагы фолий кислотасы Альцгеймер авыруы куркынычын киметә, баш миенә кан килүен яхшырта, игътибарны туплау һәм истә калдыру яхшыра.

Фейхоа йөкле хатыннар өчен файдалы. Ул яралгының дөрес үсешенә ярдәм итә, тимер җитмәүне булдырмый.

Травмалардан соң да фейхоа ярдәм итә. Яралар тиз төзәлә.

Ябыккан вакытта фейхоа ачлык хисен бетерә, артык ашауны булдырмый, калорияләр дә бик аз.

Фейхоа аллерген продукт булып санала. Шуңа күрә аны сак ашарга кирәк.

Фейхоада шикәрләр, органик кислоталар һәм йод күп микъдарда. 1 кг фейхоа җимешләрендә 2,06-3,9 мг йод була. Нормаль авырлыктагы уртача яшьтәге кешегә бер көнгә 0,15 мг чамасы йод кирәк.

Фейхоадан компотлар, лимонадлар, пюре һәм салатлар ясыйлар. Аны бал яки шикәр комы белән болгатып та ашарга була. Чи килеш ашарга да ярый.

Фото:  yandex.ru

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/30-10-2020/bik-faydaly-feyhoa-imeshe-organizmga-nichek-t-esir-it-5778003

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев