Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

БҮГЕН – ХАЛЫКАРА АШ КӨНЕ

Бу фани дөньяда нинди генә бәйрәм, нинди генә истәлекле дата юк инде, җәмәгать. 5 апрель – Халыкара аш көне дигәнне ишеткәч, бөтенләй хәйран калдым.

Төптән уйлап карасаң, ашка мондый зур хөрмәт күрсәтү юкка түгел икән бит: аның бай тарихы Борынгы Кытай дәүләтенә барып тоташа. Безнең эрага кадәр 100 ел элек ашка охшаган ризык кайнатыла башлый.

Аннары, ашның кеше организмы өчен файдасы турында да әйтмичә мөмкин түгел. Аш ашаган кешенең рационы тулы була, организмны сәламәт тотуын гарантияли.

Шулай булгач, организм өчен үтә дә файдалы азыкка аерым бер көн бүлеп бирүләренә гаҗәпләнәсе юк икән.

Аш кайда, ничек уйлап табылган?
Беренче булып «soupe» дигән француз сүзе барлыкка килгән. Бу  ашның асылын аңлатуга иң якын килгән беренче төп аңлатма була. Безнеңчәгә тәрҗемә иткәндә, шулпада чылатылган ипи дигәнне аңлата.

Борынгы заманда ашны пешерү, табынга бирү проблема булып саналган, чөнки кайнар шулпа өчен ныклы савыт-саба булмаган. Аларны уйлап табуга, хуҗабикәләрнең аш әзерләү процессы бермә-бер җиңеләя.

Европада, Рәсәйдә ашлар 18нче гасырда гына киң таралыш ала. Бу инде дөрес формалашкан аш була. Озак та үтми, ашны бар дөнья пешерә башлый.

Рәсәйдә аш башта “похлебки” дип атала. Ә “аш” термины Петр I идарәсе вакытында кабул ителә. Ит, балык, яшелчә шулпаларын халык аеруча да ярата.

Милли кухняларда бу азыкның йөзләгән рецепты бар. Җәен дә, кышын да аш ашыйбыз бит. Табиблар хәтта авырганда да шулпа эчәргә куша: аның файдалылыгын бу тагын бер кат дәлилли. Гадәттә, әти-әниләр балаларына аш ашата алмый тилмерә. (P.S.: Балалар, бер дә юкка киреләнәсез! Аш ашказаны эшчәнлеген яхшырта, ферментлар барлыкка китерә). Тик майлы ашлар белән артык мавыкмау кирәк.

Ә үзебезнең татар халкына килсәк, “токмач ашы” бер азыкка да баш бирми. Һәр Коръән ашында, юбилей-туган көннәрдә беренче итеп токмач ашы чыгарыла.

Бу бәйрәм кайда, ничек үткәрелә?
Бу бәйрәмне һәр гаиләдә үткәрергә киңәш ителә. Әлбәттә, игътибар үзәгендә  аш булырга тиеш. Тик ул һәркөнне пешерә торган, сез ияләшкән гадәти аш булмасын. Күпсанлы аш рецептлары арасыннан күңелегезгә яткан берәрсен сайлап алыгыз да, якыннарыгызны шушы сәбәпле-сәбәпсез бәйрәм белән сөендерегез.

Илүзә БИКЧӘНТАЕВА

Чыганак: http://yalkyn.com/tejribe/25652/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев