Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Без яраткан яшелчә рактан саклый!

Галимнәр әһәмиятле ачыш ясаган.

Бәрәңге, баклажан һәм помидордагы гликоалкалоидлар рак күзәнәкләренең үрчүенә комачауларга мөмкин. Тикшеренүләр барышында поляк галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

"Frontiers" язганча, Адам Мицкевич исемендәге университеттан Магдален Винкель җитәкчелегендәге тикшеренүчеләр молекуляр процессларны өйрәнгән һәм яман шешкә каршы потенциалга биш гликоалкалоид – тозан, чаконин, соласонин, соламаргин һәм томатин ия булуын ачыклаганнар.

Бәрәңгенең бүлбеләрендә, сабагында һәм кабыгында була торган соланин аларның иң нәтиҗәлесе булып чыккан. Галимнәр сүзләренчә, ул лейкоз күзәнәкләренең үрчүен чикли, организмда кайбер химик матдәләрнең канцерогенга әверелүен туктата һәм инде булган шешләрнең метастазлануын баса.

Билгеле булганча, тозанин стероид препаратлар җитештерү өчен кулланыла, әмма рак белән көрәшү өчен моңа кадәр кулланылмаган.

Шул ук вакытта тикшеренүчеләр бәрәңге һәм помидордан ясалган ракка каршы дару барлыкка килүнең әле бик ерак булуын билгели.

Чыганак

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев