Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бөерләреңне чистартасың юкмы?

Әлеге продуктларны даими кулланырга кирәк.

1. Мүк җиләге (клюква). Җиләкләрне шул килеш тә ашыйлар, сут ясау да бик файдалы булыр. Мүк җиләге - бөерләрне чистартуда иң яхшы ярдәмче. Шулай ук С витаминына, антиоксидантларга, клетчаткага да бай әле ул. Мөмкин булганда, яңа гына җыеп алган җиләкне кулланырга тырышыгыз. Сезон булмаганда кипкән җиләкләрне дә рәхәтләнеп кулланырга мөмкин.

2. Төсле кәбестә - шулай ук бөерләр өчен бер дигән продукт. Ул да клетчаткага, С витаминына, организмнан зарарлы матдәләрне кудыручы кушылмаларга бай. Бөерләрен чистарту өчен диализ кулланучылар төсле кәбестәне еш кына бәрәңгегә кушып ашыйлар.

3. Кызыл борыч – бөерләрен сәламәтләндерү белән шөгыльләнүчеләрнең яраткан ризыгы. Аның составында калий бик аз, шул ук вакытта А, С, В6 витаминнары, клетчатка күп. Шулай ук кызыл борыч составында организмны ракның кайбер төрләреннән саклаучы антиоксидант – табигый ликопин бар.

4. Гөмбәләр – Д витамины чыганагы. Әлеге витамин бөерләр өчен бик мөһим. Ул бөерләрнең функциясен яхшыртырга, организмны авырулардан сакларга ярдәм итә.

5. Алма – гомумән, организмны чистартучы җимеш. Димәк, бөерләр өчен дә файдалы. Шулай ук алманың С витаминына байлыгын һәм пектин чыганагы булуын да онытырга ярамый. Пектин канда шикәр дәрәҗәсен көйли һәм холестериннан арындыра.

6. Су – иң арзан һәм һәркем куллана ала торган эчемлек. Берни уйлап табасы юк: бары тик, активлыгыгызга карап, көненә 1,5–2 литр су эчәргә кирәк. Су организмдагы зарарлы матдәләрне, токсиннарны бөерләр аша юып чыгара.

7. Грейпфрут организмны бактерияләр азудан саклый, иммунитетны ныгыта. Чөнки анда әлеге дә баягы С витамины күп. Шул сәбәпле, бөерләр дә үз эшен яхшырак башкара. Грейпфрутта калий һәм шикәр аз, ә менә бөерләр файдасына табигый һәм туклыклы матдәләр җитәрлек.

8. Сарымсак ялкынсынуны киметү сыйфатына ия. Организмнан зарарлы токсиннарны чыгаручы һәм аларның күләмен контрольдә тотучы антиоксидантларга бай. Бөер авыруларыннан интегүчеләр өчен сарымсакны бераз гына булса да ризыкка кушып ашау файдалы.

9. Кәбестә үзенең В витаминына һәм фолий кислотасына бай составы белән аерылып тора. Аларның бөерләр өчен файдасы бәхәссез.

10. Суган – тагын бер арзан һәм файдалы продукт. Аның бик көчле антиоксидант булуын да исәпкә алмыйча ярамый. Аның составында метаболизмны тизләтүче минераллар күп.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев