Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баулы бакчачылары колагына: помидорларга бор сибегез

Кайчагында шулай да була: помидорлар, борыч, баклажан, кыярлар яралмый яки бик аз ярала. Бу эсседән дә булырга мөмкин, серкәләнү өчен шартлар туры килмәгәннән дә, стресстан да...

Уңышны арттыру өчен, бор кислотасы ярдәмгә килә. 2 г бор кислотасын 0,5 литр кайнар суда эретеп, 10 литр кояшта җылынган суга кушыгыз. Әлеге эремәне үсемлекләргә өстән бөркеп сезонга ике тапкыр сибәргә кирәк. Беренчесе – чәчәк аткан чорда, икенче юлы – җимешләр ярала башлагач. Искәрмә: 1 чәй кашыгына 5 г бор сыя. Шушы күләмне бишкә бүлеп, ике өлешен алыгыз.

Борны үсемлекләргә уояшлы көнне сибәргә ярамый, яфракларын көйдерергә мөмкин. Лейкадан да сипмәгез, сиптергеч кулланыгыз, ул яфракларга томан кебек кенә ятарга тиеш. Җир җиләге һәм бәрәңгенең яфракларын тидермичә генә, борлы эремәне төбенә сибеп чыгарга да була.

Бор җитмәүнең билгеләре:

яфракларның төсе тоныклана, уртадагы җепселләре беленеп тора башлый;

яфраклар вагая, бөтерелеп килә һәм коела;

өстәге үсеш бөресе үсүдән туктый, ә ян бөреләр, киресенчә, котырып үсә башлый;

үсемлек начар чәчәк ата, җимешләр аз ярала;

кәкре-бөкре җимешләр барлыкка килә.

Үсемлекләргә бор мөһим булса да, аның артыгын куллану да зарарлы. Бор кирәгеннән күбрәк булса, җимешләр тизрәк өлгерә, ләкин алар начар саклана. Артык бор үсемлекнең яфракларын да көйдерергә мөмкин.

Лилия Гәрәева әзерләде.

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/bakcha/pomidorlarga-bor-sibegez

Фото: https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев