Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Башлы суган – башка файда

Чәчен буямыйча йөрүче хатын-кызлар бик сирәктер ул.

Ә бит буяган саен баш тиресе, чәч көчле стресс кичерә, күпләрнең хәтта чәче коела да. Менә шуңа каршы иң яхшы чара – суган суы белән әрекмән кайнатмасын кушып, чәч төбенә сөртеп, 2,5-3 сәгать чамасы тоту. Соңыннан чиста су белән чайкатасы гына. Бите майлы булып ялтырап торучыларга суган суы белән лимон согын кушып сөртергә киңәш ителә. Бу битлекне дә, башкалары кебек үк, 20 минут чамасы тотарга. Аннары битне башта – җылы су, соңыннан салкын су белән юарга кирәк. Башлы суган суы баш сызлаганда да файда бирә – аны маңгайга, чигәләргә һәм борын өстенә сөртергә кирәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев