Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баш миен ничек чистартырга?

    Әйе, бавыр яки бөер кебек үк, баш мие дә токсиннардан һәм матдәләр алмашы калдыкларыннан чистартуны таләп итә. Бу калдыклар баш мие тукымаларында җыелмасын өчен, ниндидер махсус күнегүләр ясарга кирәкми. Әмма бер шарты бар үзе – ким дигәндә 8 сәгать йокларга гына кирәк.

    Төнге «сер»

    Йоклаган чакта гына баш мие тукымалары үзләренә сеңдергән токсиннардан арына ала. Ник шулаймы? Чөнки баш мие нейроннарын әйләндереп алган күзәнәкләр йоклаганда кысылалар һәм ике арада бушлык барлыкка килә. Әлеге бушлыкка арка-баш мие сыекчасы үтеп кереп, зарарлы калдыкларын юдырып алып чыгып китә.

     

    Ник йоклаганда гына? Моның да аңлатмасы бар. Галимнәр чистарыну процессының баш миеннән күп энергия таләп иткәнен ачыклаган. Көндез баш мие үз-үзен чистарту өчен дә энергия бүлеп бирә алмый, аның моннан башка да вазыйфасы җитәрлек: информацияне кабул итәргә һәм эшкәртергә кирәк. Шул сәбәпле, көндез баш миен токсиннардан арындыру мөмкин түгел.

    Әгәр көн дә, көн дә кешенең йокысы туймый икән, баш мие тукымаларында токсиннар күп күләмдә тупланачак. Бу баш миенең эшчәнлеге акрынаюга китерә: кешенең фикерләү, уйлау сәләте кими, хәтере начарлана, ул гел йокымсырау халәтендә була, депрессияләргә бирешә.

    Даими рәвештә йокы туймау аркасында нерв системасы авырулары башлана (шул исәптән, Альцгеймер һәм Паркинсон чире дә).

     

    Мобиль телефоннарның зыяны

    Галимнәр кәрәзле телефоннарның баш миен саклаучы барьерны зәгыйфьләндерүен исбатлаган. Әлеге барьер кандагы токсиннарның баш мие күзәнәкләренә үтеп керүен тоткарлый икән. Аны көчлерәк, ныграк итү өчен антиоксидантларга бай ризыкларны күбрәк кулланырга кирәк. Болар: кишер, шпинат, яшел үләннәр, кызыл болгар борычы, помидор, кәбестә, суган, сарымсак, сырганак, гөлҗимеш, кара җиләк, кара карлыган, өрек, цитруслы җимешләр, көнбагыш төше, миндаль чикләвеге, салкын килеш сыгылган үсемлек майлары.

     

    Кан тамырларын ныгытабыз

    Баш миенә туклыклы матдәләр һәм кислород илтүче кан тамырлары бик күп. Баш миенең эшчәнлеге аларның торышына турыдан-туры бәйле. Кан тамырларына утырым утырып, алар тыгылса, баш миенә туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә килми. Баш мие тулы куәтенә эшләмәсә, ул бөтен организмда чагылыш таба. Шуңа да кан тамырларының сәламәтлеген иң беренче чиратта кайгырту мөһим.

     

    Бу уңайдан бер-ике рецепт тәкъдим итеп китик әле.

    Эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем дарчин – корица өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерәчәк. Баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта.

     

    Бер чөгендернең согын сыгып, суыткычта 2-3 сәгать тотыгыз да, бал белән туглап, ашаганнан соң көненә 3 тапкыр 4 аш кашыгы йотып куегыз. Курс – 3 атна. 2 ай ял иткәч, тагын кабатлыйсы. Нәтиҗәсе искиткеч!

     

    Какао эчү дә баш миенең эшчәнлеген яхшырта. Какаоны бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә эчәргә кирәк. Нормасы – көн саен ике чынаяк.

     

    Бу рецепт та бик көчле дәва. Тигез күләмдә салкын килеш сыгылган зәйтүн мае, бал һәм лимон согын катнаштырып, иртән, ашарга ярты сәгать кала, 1 чәй кашыгы кабып куегыз. Беткәнче эчегез, ләкин суыткычта саклагыз.

     

    Сәламәт булыгыз! Чирне дәвалауга караганда, булдырмый калу җайлырак икәнен онытмагыз.

    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/bash-mien-nichek-chistartyrga

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: