Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Банан йокысызлыктан коткара

Йокысызлыкны нерв системасындагы тайпылышлар, уңай яки тискәре хисләр “өермәсе”, невроз, психозлар, озакка сузылган стресслар, баш мие һәм калкансыман биздәге авырулар китереп чыгара.

Шулай ук күп тәмәке тарту, хәмер, каһвәне чамасын белмичә эчү, йокларга ятар алдыннан күп итеп ашау, бик нык кәефсезләнү яки, киресенчә, бик нык сөенү, төрле сменаларда эшләү һәм хәтта Айның магнит кырлары йогынтысы да йокыга кырын сугарга мөмкин. Моның төп билгеләре – күзгә йокы кермәү, уяна-уяна йоклау, иртән үзеңне ирексезләп кенә  торып китү, хәлсезлек, алҗыганлык, бөтен тәндә киеренкелек, кул-аяклар калтырау, йөрәк еш тибү, курку-шомлану хисе.

Сәламәт йокы өчен баш миенең триптофан матдәсе белән тиешенчә тәэмин ителүе кирәк.

Банан кебек татлы җимешләр триптофанга, кан белән бергә, баш миенә эләгергә ярдәм итә. Баш мие күзәнәкләре триптофаннан йокы гормоны – мелатонин эшләп чыгара. Ә моның өчен С витамины (“свежий” җимешләрдә күп), В6 витамины (банан һәм авокадо әлеге витаминга гаять бай), шулай ук марганец микроэлементы кирәк.  Менә шуңа күрә йоклар алдыннан берәр банан ашап кую йокысызлыктан котылырга ярдәм итә дә инде, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев