Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Балны ничек сакларга?

Бал озаграк саклансын һәм файдалы үзенчәлекләрен югалтмасын өчен нинди шартларда сакларга кирәклеге турында сорауны еш ишетергә туры килә.

1. Һава температурасы

5-20 градус җылылык бал өчен идеаль булып санала. Үз йортлары белән яшәүчеләргә баз яисә подвал – бу очракта иң кулай вариант.

2. Савыт

Балның пыяла банкаларда сатылуы кулланучылар өчен бик уңайлы һәм дөрес. Караңгы төстәге пыяла булса, тагын да яхшырак. Балчыктан яисә юкәдән ясалып, эче балавыз белән сыланган савытлар бу очракта тиңсез. Соңгы елларда бик популярлашкан пластик савытларның химик матдәләрен бал озакламый үзенә сеңдерә башлый. Мөмкин булганча, мондый таралардагы балны тизрәк күгәрми торган яисә пыяла савытка күчерү мәслихәт. Балны алюминий яисә цинкланган савытларда саклау дөрес түгел.

 

3. Дымлылык

Дөрес савытка салынып, һава температурасы кулай булган урында сакланса да, дымлы урында торган бал аны үзенә тартачак һәм бу аның әчүенә, яки бозылуына китерә.

 

4. Яктылык һәм ис

Бал яктылыкны, бигрәк тә туры кояш нурларын яратмый. Салкынча урын дип, банкадагы балны тәрәзә төбендә саклау киңәш ителми. Тыгыз капкач белән ябылган савытны аш бүлмәсендәге шкафның бер бүлегендә, яктылыктан, төрле тәмләткечләрдән, тоз, ярма һәм җылылык чыганакларыннан ерак урында саклау бу очракта оптималь дип санала.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев