Бал турында берничә кызыклы факт
Бал чоры башланды. Арабызда бал яратмаучы бик аздыр.
Ә менә бу бал турындагы мәгълүматны белә идегезме?
* Балда тере ферментлар бар. Тимер кашык тисә, ул ферментлар үлә. Шуңа күрә балны агач йә пластик кашык белән ашарга кирә.
* Балда баш миенең эшчәнлеген яхшырта торган матдә бар.
* Бал составында 300 файдалы матдә булганы билгеле.
* Кортлар җитештергән прополис иң көчле табигый антибиотик исәпләнә.
* Балның саклану срогы чикләнмәгән.
* Императорларын җирләгәндә гәүдәләре черемәсен өчен бал сылаганнар.
* Элек эссе илләрдә бал «суыткыч» хезмәтен үтәгән. Ит бозылмасын өчен бал сылап, аны җиргә күмгәннәр.
* Бал корты 40 көн яши, шул вакыт эчендә кимендә 1000 чәчәккә куна, шулардан бер чәй кашыгыннан азрак бал ясый, әмма ул аның өчен тулы бер гомер.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев