Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бакчада эшләгәннән соң кулларны ничек чистартырга?

    Бакчада кулларга перчатка киеп эшләмәсәң, аның ярылуын көт тә тор. Ә менә бу ысулны куллансагыз, кулларыгыз матур да, сәламәт тә булыр.

    Өч процентлы йөз грамм водород перекисенә 10-20 грамм нашатырь спирты һәм аз гына савыт-саба юу өчен кулланыла торган сыекчаны саласың. Яхшылап болгатканнан соң кулларны әлеге катнашмага тыгасың. Берничә минуттан куллар чип-чиста була. Аннан сабын белән юып, крем сөртеп куярга кирәк.

    Фото: http://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: