Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бакча витаминнарыннан маскалар

Бакчаларда җәйге уңыш өлгерә башлады. Кыяр, укроп, җиләк, чия... Бакча витаминнарын аш-су әзерләү өчен генә түгел, матурлык өчен дә кулланып була. Үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимештән бит тиресе өчен тукландыргыч маскалар ясарга киңәш итәбез.

ЧИЯ Витаминнарга бай әлеге бакча җимешеннән бит тиресен яшәртә торган яхшы маска килеп чыга. Кирәк: 6 данә чия, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы бал, 1/5 банан. Әзерләү: Чиянең төшен алып әйбәтләп изәбез, калган ингредиентларны кушып болгатабыз. Бит тиресе коры булганда каймакны зәйтүн мае белән алмаштырырга була. Әлеге масканы биттә 20 минут тотабыз һәм җылы су белән юып төшерәбез. Бу масканы абрикос, слива һәм кура җиләге белән дә ясап була.

ҖИЛӘК

Җиләкле маска җыерчыклы, шәлперәйгән бит тиресе өчен файдалы булачак. Кирәк: 3-4 әйбәтләп өлгергән җиләк, 1/4 стакан кефир, диңгез тозы. Әзерләү: Кефирга диңгез тозы өстибез, изелгән җиләкне кушабыз. Биткә сөртеп, талгын гына массажлыйбыз. 10 минуттан юабыз. Бит тиресе коры булганда тозны шикәр комы белән алыштырырга кирәк.

КЫЯР

 Кыярда В группасы витаминнары күп. Дымландыра, тынычландыра, биттәге бетчә эзләрен бетерергә булыша. Кыяр белән скраб-маска ясыйлар. Кирәк: 1 кыяр, 1 бал кашыгы манный ярмасы. Әзерләү: Кыярның кабыгын чистартабыз, угычтан уабыз, манный ярмасын кушып болгатабыз. Скраб-масканы массаж хәрәкәтләре белән биткә тидерәбез. 3 минут торганнан соң җылы су белән юабыз.

КӘБЕСТӘ

Кәбестә С витаминына бай. Тышкы яфракларына караганда эчке яфракларында витаминнар күбрәк. Кәбестәле масканы бит ялтырап, матураеп китсен өчен кулланалар. Кирәк: 2 чәй кашыгы кәбестә согы, 2 чәй кашыгы он, 1 чәй кашыгы бал. Әзерләү: Кәбестә согын он белән кушып, төерләр калмаслык итеп болгатабыз. Бал өстибез. Артык куе чыкса, тагы бераз кәбестә согы өстәп җибәрәбез. Битне юып алабыз һәм сөлге белән сөртенмичә генә шушы масканы тидерәбез. 20 минут тотабыз һәм җылымса су белән юып төшерәбез.

БӘРӘҢГЕ

Кирәк: 1 яшь бәрәңге, 1 яшел алма, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы кефир. Әзерләү: Бәрәңгене кабыгы белән пешерәбез. Алманың кабыгын чистартабыз. Икесен дә вак угычтан уабыз. Йомырка һәм кефир кушабыз. Бәрәңгеле масканы муенга һәм биткә тидереп 20-25 минут тотабыз. Вакытыннан алда кибеп китмәсен өчен маска өстенә дымлы салфетка куеп торырга да була. Матур булыйк, балкып торыйк! Табигать хәзинәләреннән дә куллана белик, кызлар!
 

 Фото:pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/bakcha-vitaminnarynnan-maskalar

ЧИЯ Витаминнарга бай әлеге бакча җимешеннән бит тиресен яшәртә торган яхшы маска килеп чыга. Кирәк: 6 данә чия, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы бал, 1/5 банан. Әзерләү: Чиянең төшен алып әйбәтләп изәбез, калган ингредиентларны кушып болгатабыз. Бит тиресе коры булганда каймакны зәйтүн мае белән алмаштырырга була. Әлеге масканы биттә 20 минут тотабыз һәм җылы су белән юып төшерәбез. Бу масканы абрикос, слива һәм кура җиләге белән дә ясап була. ҖИЛӘК Җиләкле маска җыерчыклы, шәлперәйгән бит тиресе өчен файдалы булачак. Кирәк: 3-4 әйбәтләп өлгергән җиләк, 1/4 стакан кефир, диңгез тозы. Әзерләү: Кефирга диңгез тозы өстибез, изелгән җиләкне кушабыз. Биткә сөртеп, талгын гына массажлыйбыз. 10 минуттан юабыз. Бит тиресе коры булганда тозны шикәр комы белән алыштырырга кирәк. КЫЯР Кыярда В группасы витаминнары күп. Дымландыра, тынычландыра, биттәге бетчә эзләрен бетерергә булыша. Кыяр белән скраб-маска ясыйлар. Кирәк: 1 кыяр, 1 бал кашыгы манный ярмасы. Әзерләү: Кыярның кабыгын чистартабыз, угычтан уабыз, манный ярмасын кушып болгатабыз. Скраб-масканы массаж хәрәкәтләре белән биткә тидерәбез. 3 минут торганнан соң җылы су белән юабыз. КӘБЕСТӘ Кәбестә С витаминына бай. Тышкы яфракларына караганда эчке яфракларында витаминнар күбрәк. Кәбестәле масканы бит ялтырап, матураеп китсен өчен кулланалар. Кирәк: 2 чәй кашыгы кәбестә согы, 2 чәй кашыгы он, 1 чәй кашыгы бал. Әзерләү: Кәбестә согын он белән кушып, төерләр калмаслык итеп болгатабыз. Бал өстибез. Артык куе чыкса, тагы бераз кәбестә согы өстәп җибәрәбез. Битне юып алабыз һәм сөлге белән сөртенмичә генә шушы масканы тидерәбез. 20 минут тотабыз һәм җылымса су белән юып төшерәбез. БӘРӘҢГЕ Кирәк: 1 яшь бәрәңге, 1 яшел алма, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы кефир. Әзерләү: Бәрәңгене кабыгы белән пешерәбез. Алманың кабыгын чистартабыз. Икесен дә вак угычтан уабыз. Йомырка һәм кефир кушабыз. Бәрәңгеле масканы муенга һәм биткә тидереп 20-25 минут тотабыз. Вакытыннан алда кибеп китмәсен өчен маска өстенә дымлы салфетка куеп торырга да була. Матур булыйк, балкып торыйк! Табигать хәзинәләреннән дә куллана белик, кызлар!
Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/bakcha-vitaminnarynnan-maskalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев