Бәяләр котырып үскәндә акчаны ничек сак тотасы?
Бәяләр котырып үскән заманда, акча белән эш итә белү аеруча кирәк. “Акчаны ничек сак тотарга?” – дигән сорау һәрвакыт актуаль булып кала. Шуңа түбәндәге киңәшләрне күңел сандыгызга салып куегыз һәм тормышта кулланырга да онытмагыз.
Чекларны һәрвакыт тикшерегез. Дөрес булмаган бәяләрне күрсәгез, сатучы сезне алдарга теләгән дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Техник хаталар һәм игътибарсызлык сәбәпле дә мондый хәл килеп чыгарга мөмкин. Әмма чекларны тикшермәсәгез, болар сезнең акчагызда чагылыш табачак.
Эшләми торган техниканы чыгарып ташларга ашыкмагыз. Бушлай игъланнар биреп була торган сайтларга сатуга куегыз. Ремонт ясаучылар үзләренең эше өчен техниканың кайбер өлешләрен кулланырга мөмкин.
Сабыйлар өчен киемнәрне күп алмагыз. Алар тиз үсә.
Сәламәт яшәү рәвешен алып барыгыз, дөрес тукланыгыз. Бу тәнгә һәм күңел халәтенә генә түгел, кесәгә дә файдалы. Дәвалану шактый чыгымлы бит.
Игътибар иткәнегез бардыр: кайбер кибетләрдә балалар белән кергән өчен атнаның бер көнендә ташлама ясыйлар. Ләкин моның тозак икәнлеген онытмагыз. Балалар белән кибеткә кергәндә, планлаштырылганнан күбрәк әйбер сатып алына.
Ярышудан туктагыз. Кешеләр башкалардан яхшырак булу өчен генә бик күп акча сарыф итә. Уйлап карагыз: сезнең андый начар гадәтегез юкмы? Булса, аннан котылырга тырышыгыз. Кыйммәтле смартфон яки автомобиль белән аерылып тору урынына, фатирга яки йортка акча туплау яхшырак түгелме?
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев