Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Азык-төлекне кибеткә кире кайтарып буламы?

Азык-төлек сатып алганда, еш кына аның җитештерелгән һәм яраклылык вакытын карап тормыйбыз. Кайчагында, ул мәгълүматлар нормада була торып та, азык-төлек бозылган булып чыга. Бозылган азык-төлек өчен түләнгән акчаларын кире кайтарырга теләүчеләр үзләренең хокукларын белеп торса яхшы. Игътибарыгызга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре түбәндәгеләрне киңәш итә:

  1. Җәй көне тиз бозыла торган товарларны урамнан алмау хәерлерәк. Аларны саклау шартлары катгый контрольдә торса да, сатучылар СанПиН нормаларыннан тайпылмаска тырышса да, азык-төлекне махсуслашкан кибетләрдән генә алу зарур.
  2. Сатып алынган азык-төлекнең бозылган булуы өйгә кайткач кына ачыкланса, аны тиз арада (законда конкрет вакыты күрсәтелмәгән) кибеткә кире кайтарырга кирәк. Аны алып, акчасын кире кайтарырга тиешләр. Гадәттә, штраф салынмасын өчен, сатучылар акчаны кире кайтара.
  3. Сатучы акчаны кире кайтарып бирмәсә, контрольлек итүче инстанциягә язмача мөрәҗәгать итегез.
  4. Кире кайтарылган азык-төлекнең нинди формада булуы зарур соң? Әгәр ул балык икән, һәм сез аны кискән булсагыз, бөтен кисәкләрен дә алып барырга кирәк. Сөт булса, төргәктә калганын алып барыгыз. Иң яхшысы, барысын да алып бару зарур, азык-төлекнең киселгән булу-булмавы мөһим түгел.
  5. Азык-төлек сатып алганда, чегын алмаучылар да бар. Азык-төлекне чектан башка кире кайтарып буламы? Кулланучылар хокуклары турындагы законда язылганча, касса чегы сакланмаса, ике шаһит булуы да җитә.
  6. Сатучы акчаны бар товар өчен яки сатучы алып килгән өлеше өчен кайтарырга тиешме? Билгеле, акча бар товар өчен кире кайтарыла.
  7. Сайлап алган товар шик уятса, кулланучы сатучыдан яраклылык сертификаты турында мәгълүмат һәм товар сыйфатын раслаучы документ сорарга хокуклы.

 Шулай итеп, үз хокукларыңны яклаудан тартынып тормау һәм кирәк чагында кулланучылар хокукларын яклау белгечләренә мөрәҗәть итү зарур.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, шул исәптән дәгъва гаризалары язу буенча сораулар туган очракта, баулылар түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә ала: 423930, Баулы шәһәре, Горюнов урамы, 14нче йорт. Телефон: (85569) 5-33-16.

Фотосурәтhttps://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев