Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аяклар җәйгә әзерләнә

Көтеп алган җылы көннәр җитте. Матур күлмәкләр, ачык аяк киемнәре кия торган чак.

Үкчәләрегез ярылган булса сезгә гади глицерин ярдәмгә килер.

Яргаланган үкчәләрне тәртипкә китерер өчен аякларны түзәрлек кайнарлыктагы суда ярты сәгать тотарга кирәк. Аннан соң тигез микдарьдә глицерин һәм уксусны кушып (алма уксусы булса тагын да яхшырак), үкчәләргә сөртергә һәм тәүдә копрон капчык, аннан җылы оек киеп куярга кирәк. Моны төнгелеккә эшләсәгез яхшы. Әмма андый мөмкинлегегез юк икән, һичъюгы берничә сәгать тотарга кирәк. Аннан пемза белән яхшылап ышкыгыз. Лезвие, кайчы кебек очлы әйберләр кулланырга киңәш ителми – зыян салуыгыз бар. Ышкып юганнан соң крем сөртегез.

Әлеге процедураны өч көн саен кабатласагыз, үкчәләрегез йомшак һәм матур булыр. Ә профилактик чара максатында аны ике атнага бер эшләргә киңәш ителә.

Глицерин һәм уксус сыекчасын суыткычта сакларга кирәк.

 


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://nashcheremshan.ru/news/seznen-ochen-hatyin-kyizlar/ayaklar-yg-chyga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев