Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аяк үлчәме нинди булган кешеләр озаграк яши?

Галимнәр аяк үлчәме белән гомер озынылыгы арасында бәйләнешне ачыклаган.

Галимнәр кешенең аяк үлчәме белән гомер озынлыгы арасында бәйлелек булуын ачыкларга тырышып караган.

Аяк киеме кешенең аяк үлчәмен карап торышка зуррак яки кечерәк итеп күрсәтергә мөмкин. Әгәр биегрәк һәм ябыграк булып күренергә теләсәң, тән төсендәге колготки белән аксыл-соры төсле аяк киеме кияргә кирәк.

Кембридж университеты галимнәре тикшеренүләр уздырган. Алар ике ел дәвамында үлгән өч мең кешенең билгеләрен өйрәнгән. Нәтиҗәдә, аягы 38нче үлчәмле булган хатын-кызлар һәм 42нче үлчәмле булган ир-атлар иң озын гомерле кешеләр икәне ачыкланган. Алар 84 һәм 82 яшькә кадәр җитә.

Аяк үлчәме 35нче һәм 42нче булган хатын-кызлар кыска гомерле — алар 68 һәм 69 яшькә кадәр җитә икән. Аяк киеме 45нче үлчәмле булган ир-атлар да кыска гомерле — алар 67-69 яшькә кадәр яши, диелә бу хәбәрдә.

Аяк үлчәме белән гомер озынлыгы арасындагы бәйлелекне ачыклау өчен, Кембридж галимнәре өч мең кешене генә тикшергән. Бу әле барыбыз да аяк үлчәме буенча яшәрбез дигән сүз түгел, артык борчылмыйк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев