Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аяк үлчәме гомер озынлыгын билгели?

Күп сорауларга җавап табасыгыз килсә, ир-атның аяк үлчәмен карый аласыз.

Швеция эпидемиологлары кешенең аяк үлчәме гомер озынлыгына йогынты ясый дигән ачыш ясаган. Бу хакта actualnews.org сайты хәбәр итә. Моңа уртача үлчәмдәге аяк киеме киеп йөрүче ир-атлар дәгъва кыла ала, әмма алар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә тиеш икән.

Британия аналитиклары исә үзләренең фәнни эшләрендә 40-42 үлчәмдәге аяк-киеме киюче ир-атлар сөйгән ярларына тугры була, дип җиткерә.

Шулай ук тикшеренүчеләр зур үлчәмле аякка ия булган ирләр, «кечкенә аяклы» көндәшләренә караганда, тизрәк йөгерә, дигән ачыш ясаган, моңа алар бармакларының озынлыгы ярдәмендә ирешә икән.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-04-2020/ayak-lch-me-gomer-ozynlygyn-bilgeli-5732775

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев