Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аяк асты тулы дару: бүген-иртәгә кайсы үлән, тамырларны җыярга ярый

Май ае дару үләннәре һәм тамырлары җыю өчен бик яхшы вакыт икән.

Күбебез өчен иң яхшы белгән дару үләне мәтрүшкә һәм үги ана яфрагыдыр, мөгаен. Ә бит табигатебездә аннан кала да дару үләннәре һәм файдалы тамырлар бихисап.

Наратбаш, сарут кариесны кисәтә

Май аенда җыярга яраклы үләннәр дә, тамырлар байтак.

 «Сарут (пырей) дигән үләнне авылда үскән һәр кеше беләдер инде. Менә анда бик күп кремний бар. Ул үз чиратында тешләр, сөякләр һәм кан тамырларының сыгылмалы, нык булуы өчен бик кирәк. Ак, нәзек, чыбык кебек тамыр ул сарут. Бүлем-бүлем булып үскән. Шуңа аны аеру да бик җиңел. Ул кальций һәм фосфорның дөрес үзләштерелүенә дә ярдәм итә. Кешегә кремний җитмәсә, кальций сөякләргә барып җитми, шуның өчен дә организмыбызга бик кирәкле матдә ул.

Бүгенге көндә балалар кариес белән интегәләр. Сарут шуларны да кисәтергә ярдәм итә. Кремний тозлары булган һәрбер үлән кариес барлыкка килүне кисәтә ала.

Тиздән менә наратбаш чыгачак (хвощ), ул үлән дә шундый үзлеккә ия.

Хәзер менә бәбкә үләне (гусиная лапчатка) чыгып килә. Аны да эчәргә була. Ул үлән дә кремний тозларына бай. Үзебезнең аяк астында ук бит. Бөерләрнең яхшы эшләвенә дә файдасы тия», — дип аңлатты барысы турында да Рушания Минсагирова.

«Бакчагызга солы чәчегез»

Солының файдасы турында. Шифасы искиткеч аның: канны, бавырны чистарта. Чәй итеп эчәргә дә була.

Төнлә эшләүчеләр күп бит. Энергетик эчемлекләр белән организмга зарар китергәнче, өлгереп бетмәгән солы ботагын кайнатып эчү бик күп көч бирә. Бөтен организмны уятып җибәрә.

Хәзер абага үсеп чыга башлый. Шырт итеп кенә өзелеп алына торган хәлендә, җепселләнгәнче җыярга кирәк. Шуны японнар бездән — Ерак Көнчыгыштан күпләп сатып алалар. Алар аны ризык пешергәндә күпләп кулланалар, тозлыйлар да. Безнең аяк астында булса да, без аны ашамыйбыз. Абага онкологияне кисәтүче үлән буларак кабул ителә. Тәме үзенчәлекле, бер әчесе дә бар, бераз гөмбәне дә хәтерләтә кебек, – ди белгеч.

Абага онкологияне кисәтүче үлән буларак кабул ителә.

«Катнаш, тәмле чәйне өйдә дә ясап була»

Дару үләннәре эзләп әллә кая барасы да юк икән бит. Бакчага чыгып, бераз тирә-юньгә генә карарга кирәк. Кура җиләгенең һәм матур да, тиз коелып бетә торган да алмагач чәчәгенең дә кеше өчен шифасы бихисап. «Кура җиләгенең яфрагында С витамины җиләгенә караганда да күбрәк. Аны менә хәзер яфраклары кечкенә чакта җыйсаң, бик яхшы. Дөрес, бөреләренә зыян китермәскә кирәк.

Озакламый алмагач чәчәк атачак. Авыр металларның тозларын чыгарырга ярдәм итә ул организмнан. Үзебез бит төрле нәрсәләр салынган чәйләр сатып алабыз. Югыйсә, үзебез дә аннан да тәмлерәк тә, файдалырак та чәй ясый алабыз.

Без күп очракта бар әйберне дә начар экологиягә сылтарга яратабыз, ә үзебез тирә-ягыбызда тулып яткан файдалы әйберләрне ашамыйбыз. Һәрбер кешедә күпмедер дәрәҗәдә паразитлар бар. Аларны чистартып торырга әрем ярдәм итә ала. Без аны кулланмыйбыз бит, телебез тәмле, татлы әйберләргә генә күнеккән.

Мәсәлән, каудан чәчәк, һиндыба (цикорий) тамыры ашказаны асты бизенә бик файдалы. Чәчәк атканчы тамырын җыеп алсаң, бик яхшы инде. Усак яфрак ярмаган булса, аның кайрысын җыеп калып та була. Усак кайрысы искиткеч бер көчле дәвалау үзлегенә ия файдалы әйбер. Әллә ничә төрле авыруны җиңеп була аның белән. Аны нәкъ менә яфрак ярганчы җыярга кирәк. Чәй итеп ясап эчәргә дә, я берәр кашык коры килеш кабып куярга да ярый, — диде белгеч.

Бөтен үләннәрне, тамырларны бер айдан да ким һәм артык эчәргә киңәш итмәс идем. Аннары 5-10 көн ял итеп торырга да кирәк. Алар бит бик әкрен эшли, шуңа күрә бер айдан да азрак эчү файда бирер дип уйламыйм. Салкын тигәндә, мәсәлән, берничә көн дә җитәргә мөмкин. Ә инде җитдирәк авырулардан, шул кан басымы белән интегүчеләр яисә артык холестериннан чистару өчен бу вакыт кына җитмәячәк. Аяк астыбыз тулы дару, белеп кенә бетермибез, — ди белгеч.

Каршы йогынтысы булырга мөмкин, башта табиб белән киңәшләшегез!

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев