Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Авыруларга каршы тору өчен нинди тәмләткечләр кулланырга?

Түбәндәге тәмләткечләр бактерияләргә каршы тора һәм аларда күп төрле файдалы микроэлементлар бар.

Тәмләткечләрне бактерияләргә каршы тору сыйфатлары һәм составларында күп төрле файдалы микроэлементлар булу берләштерә. Алар табигый антиоксидантлар булып та саналалар.

Сарымсак. Сарымсак паразитларга каршы яхшы көрәшә. Аның составында организмның көчлерәк эшләвен тәэмин итүче витаминнар бар. Шулай ук сарымсак эчәк авыруларын дәвалый, начар флорадан котылырга, яраларны тизрәк төзәтергә һәм гемоглобинны күтәрергә ярдәм итә.

Укроп орлыгы, фенхель. Ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч күбүне, кечкенә балаларда еш очрый торган газлар җыелу проблемасын хәл итәргә булыша. Бик яхшы эстроген.

Саз аиры тамыры. Гепатит, гастрит кебек ашказаны авырулары вакытында, эч күпкәндә кулланырга киңәш ителә. Саз аиры тамыры ютәлне җиңеләйтергә дә ярдәм итә. Ваклап, икенче ашларга һәм чәйгә өстәсәң, үзенчәлекле тәм бирә.

Дарчин (корица). Кеше организмындагы холестерин һәм шикәрне, варикоз барлыкка килү куркынычын киметә. Табигый консервант буларак та кулланыла. (тәүлеклек доза 0,5-2 чәй калагыннан артмаска тиеш)

Куркума. Көчле антиоксидант, нейрон күзәнәкләрен торгыза, хәтерне һәм бавыр эшчәнлеген яхшырта. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша.

Куркуманы кузаклылар һәм кәбестә салатларына салып ашау файдалы.

Имбир. Имбир организмны эчтән «җылыту» өчен кулланыла. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелгәндә, блендер белән вакланган имбир, лимон һәм бал катнашмасы кабып кую авыруга көчәеп китәргә ирек бирми.

Кардамон. Тәмләткечләр «патшасы» организмнан артык тозларны, сыеклыкны һәм начар матдәләрне чыгарырга булыша. Кардамонны артык авырлык белән көрәшкәндә туклану рационына куркмыйча кертергә була. Ул кәефне дә күтәрә.

Ничек кулланырга?

Әлеге тәмләткечләрне салатларга һәм кайнар ашларга өстәргә мөмкин. Ләкин берьюлы 2-3тән артык тәмләткеч кулланырга ярамый. Аларны үсемлек маенда төнәтеп тә рационга кертергә мөмкин. Ләкин һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк. Ризыкны тәмләндерү һәм организмны витаминнарга баету өчен бер чеметем тәмләткеч салу җитә. Артыгы файдага түгел.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/19-03-2020/avyrularga-karshy-toru-chen-nindi-t-ml-tkechl-r-kullanyrga-5728750

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев