Авырулардан шифалы эчемлек
Иммунитет какшый башлау белән менә шушы катнашманы әзерләргә киңәш итәбез.
Көзге салкыннар, йогышлы авырулар таралган вакытта өйдә әзерләнгән имбир эчемлеге ярдәмгә килә.
Эчемлек өчен кирәкле әйберләрне һәр кибеттә сатып алырга була, әзерләү 3-5 минут вакытны ала. Бу файдалы катнашманы банкага салып, өйдә сакларга һәм эштә дә кулланырга мөмкин.
Бу катнашманы әзерләү өчен 1 лимон, 1 имбир тамыры, бал һәм блендер кирәк булачак. Лимонны, имбир тамырын блендерда ваклап яисә иттарткычтан үткәреп, шуңа 3 аш кашыгы бал салып болгатырга. Балның файдасы турында сөйләп торасы да юк. Катнашманы ачымасын өчен суыткычта саклау яхшырак.
Аны ничек кулланырга, дисезме? Чынаякка 2-3 чәй калагы шул катнашманы саласыз, өстенә кайнар су коясыз, кирәк булса, тагын бал өстисез һәм тәмләп эчәсез. Лимонадны хәтерләтүче, аз гына әчкелтем тәме булган бу татлы эчемлек бик шифалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев