Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Авокадоның файдасы

Әлегә кадәр кулланмаган булсагыз, рационыгызга кертми калмагыз. Ул тәмле һәм файдалы ризык.

Бу җимеш А, Е, F, K, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, цинк, тимер һәм фосфор кебек минералларга бай. Авокадо – майлы җимеш, әмма туендырылмаган ул майны организм җиңел үзләштерә. Ул тән тиресенә, чәч, тырнакларга яхшы тәэсир итә, организмның картаю процессын тоткарлый. Моннан тыш, тән тиресен менә дигән итеп дымландыра. Изелгән авокадога бераз гына зәйтүн мае кушсаң, бит тиресе өчен бик шәп маска була.

Ул кандагы холестеринны киметә, иммунитетны арттыра. Шулай ук организмдагы су-тоз балансын тигезли. Ашкайнату, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.

Аны даими куллану күзләр өчен дә шифа: А витамины һәм каротиноидлар күзләрне картаюдан саклый.

Авокадоны сайлаганда иң элек кабыгына игътибар итегез. Анда каралҗым таплар, тырналган эзләр булмаска тиеш. Бармак бите белән басканда, йомшак тоелсын. Катырагы эләксә дә борчылмагыз, банан кебек үк, авокадо да өзеп алганнан соң өлгерә. Аны фольгага төреп, целлофан капка салырга һәм караңгы урында өлгертергә мөмкин. Янына банан да салсагыз, өлгерүе тагын да тизләнә.

Көтәргә теләмәсәгез, фольгага төреп, 15 минут духовкада пешерергә була. Әзер җимешне урталай бүлеп, төшен алып ташлыйбыз. Анысын ашарга ярамый, агулы.

 

 Авокадоны ничек әзерләргә

Иң гади ысулы – телемләп туралган җимешне хлебец өстенә тезеп, тоз-борыч сибәбез дә, ашыбыз әзер!

Икенче вариант иртәнге аш өчен әйбәт. Авокадоны урталай бүлеп төшен алабыз, чокырларны кашык белән чак кына тирәнәйтәбез. Һәркайсына берәр йомырка сытып, 200 градус кызулыктагы мичтә 30 минут пешерәбез.

Өченче ысул – гуакамоле соусы. Аны майонез урынына кулланырга була. Авокадоны изеп, боламык хәленә китерәбез, тоз, борыч, бер аш кашыгы зәйтүн мае, бер тырнак издерелгән сарымсак кушып туглыйбыз. Бу пастаны ипигә яки хлебецка ягып, өстенә тозлы балык яисә кыздырылган йомырка куеп ашарга була – бик тәмле.

Дүртенче вариант – салат. Бер авокадоны шакмаклап турап, 300 г кыздырылган тавык түше, бер уч черри помидоры, бер тотам салат яфрагы турап кушабыз. Зәйтүн мае, тоз-борыч өстибез, берничә тамчы лимон суты тамызабыз.

Бишенчегә – туңдырма. Телемләп туралган бер авокадо белән ике бананны капка салып, дүрт сәгатькә туңдыргычка куеп торабыз. Туңдырылган телемнәрне блендер белән издерәбез. Куерак булса, бер кашык сөт яки су кушарга була. Масса бертөслегә әверелгәч, туңдырманы креманкаларга бүлеп салабыз.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/dres-tuklanu/avokado-mkhbbt-imeshe

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев