Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Авокадо һәм помидор салаты

Бәйрәм табынына 10-15 минутта ясый торган җиңелчә салат рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк: 1 авокадо, 2 помидор, 100 грамм Моцарелла сыры (Фета да ярый), шәмәхә суган, салат яфраклары, базилик, кунжут орлыгы.

 Соус:    2 аш кашыгы зәйтүн мае (үсемлек мае да ярый), 0,5 аш кашыгы  горчица,  0,5 аш кашыгы  бал, 1 аш кашыгы лимон согы, тәменчә тоз.

Иң элек авокадоны кабыгыннан арындырабыз. Өлгергән булса, кул белән әрчергә дә була, катырак икән – пычак белән. Аннары аны юка телемләп турыйбыз. Помидорны – эре кисәкләп, суганны – ярым боҗралап, сырны вак шакмаклап турыйбыз. Салат яфракларын һәм базиликны кул белән өзгәләргә була. Хәзер ингридиентларны болгатып, соус салып болгатасы гына калды.

Соус өчен үсемлек мае, горчица,  бал, лимон согын болгатабыз, тоз өстибез. Балыгыз катып киткән икән, су мунчасында эретеп алырга була.

Иң ахырда салат өстенә табада бераз гына алтынсу төскә кергәнче кыздырып алган кунжут орлыгы сибәбез.

https://scastje-est.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев