Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Августта нәрсә чәчәбез?

Кәбестәләрнең кайбер төрләрен чәчәргә, утыртырга нәкъ вакыт хәзер.

Пекин кәбестәсе

 Кәбестәнең көнчыгыш төрләренең иң билгелесе ул. Аны салатка да кушарга мөмкин, томалап пешерергә, хәтта тозларга да була. Кәбестә ашына да бик әйбәт. Яфракларыннан бик тәмле голубцы ясарга була. Бик файдалы да: нервларны тынычландыра, йокыны яхшырта, кан басымын тәртипкә китерә, иммунитетны күтәрә. Кайчан һәм ничек чәчәргә? Кәбестәнең орлыгын август башында ачык грунтка чәчәләр. Рәт аралары 40 см булырга тиеш. 20 см калдырып кына утыртырга да була. Ул очракта, кәбестәләр үсеп, бер-берсенә тия башлагач, һәр икенчесен кисеп алырга кирәк. Өлгереп җитмәгән бу кәбестәләр озак сакланмый, әлбәттә, әмма алар бик тәмле, сусыл – салатка куша аласыз. Пекин кәбестәсе 60-70 көн эчендә өлгерә. Димәк, август башында чәчәсез икән, октябрьнең беренче чирегендә алар инде өлгереп җитәчәк. Беренче кыраулардан аларны өсләренә нәрсә дә булса каплап сакларга мөмкин. Суны атнага бер тапкыр сибү җитә: һәр төпкә – 3 литр. Су җылымса булырга тиеш.

Кытай кәбестәсе

Бу кәбестәнең икенче төрле исеме – пак-чой. Аны яшелчә бакчасында, яшелчәләр янында гына түгел, чәчәклектә дә үстерергә мөмкин, чөнки ул бик матур да әле. Әйтик лаләләр үскән җиргә чәчә аласыз. Кәбестәнең монысы да бик файдалы: кан тамырларының сыгылмалыгын арттыра, холестеринны төшерә, тән тиресен матур итә. Кытай кәбестәсенең яфраклары салат өчен менә дигән – аңарда бер ачырак, горчицага охшаган тәм бар. Кайчан һәм ничек чәчәргә? Кытай кәбестәсенең орлыгын ачык грунтка 1-10 августка кадәр чәчергә мөмкин. Тирәнлеге – 1 см, рәт аралары – 50 см. Бу кәбестәне күп утыртырга кирәкми, чөнки аның яфраклары бик тиз катылана. Шуның өчен уңышны вакытында җыеп алу да бик мөһим. Ә куллану вакытын озынайту өчен аларны берәр атна ара белән утырсаң әйбәт. Август ахырына кадәр шулай чәчәргә була әле: 40 көн тирәсендә ул өлгереп җитәчәк. Тагын шунысы да бар: җәй көне утырткан кәбестә язын утыртканына караганда уңышны әйбәтрәк тә бирәчәк. Кытай кәбестәсен үстерү авыр түгел, ул артык игътибар таләп итми. Пекин кәбестәсенә караганда салкынга да чыдамрак. Августның беренче чирегендә утырсаң, өстен капларга да кирәк булмаячак. Суны атнага бер тапкыр, һәр кәбестәгә 1әр литр сибәргә кирәк. Икенче көнне тамырын йомшартып җибәрсәң, тамырларына суларга җиңелрәк булачак, дым да сакланачак.

Япон кәбестәсе

Бу кәбестәнең орлыгы сатуда күптән түгел күренә башлады әле, бакчачыларның күбесе аны ничек үстерергә икәнен дә белми әле. Япон кәбестәсе бик үзенчәлекле. Беренчедән, аның яфраклары бик матур, икенчедән тәме аерылып тора: аңардан тәмле редиска тәме килә, җиләк-җимеш тәме дә сизелә. Салатлар, бутербродлар өчен ул менә дигән, төрле ризыкларны бизәү өчен дә файдаланып була. Аз гына пешереп алып, роллар ясаганда суүсемнәр урынына да кулланырга мөмкин. Тагын бер өстенлеге бар. Аның 10 см тирәсе тамыры да бар – ул да ашарга яраклы. Кәбестәнең монысы да файдалы булу ягыннан калышмый: ул иммунитетны ныгыта, яман шешләрдән профилактика чарасы буларак кулланыла. Кайчан һәм ничек чәчәргә? Япон кәбестәсенең орлыгын ачык грунтка августта, сарымсак һәм суганны алгач, шулардан бушаган урынга чәчәргә мөмкин. Тирнлеге – 1 см, рәт арасы – 70 см. Орлыкларны юешләтмичә чәчәргә кирәк. Буразналарга исә алдан күп итеп су сибәргә, орлыкны чәчкәч, өстен коры туфрак белән капларга кирәк. Кәбестәнең бу төрен ялкаулар өчен диләр. Чөнки аны бөтенләй карарга кирәкми диярлек – атнага бер тапкыр су сипсәң, шул җитә. Япон кәбестәсенең яфраклары катлы-катлы, бик күп – 40 тан алып 150 гә кадәр җитә. Шуңа күрә уңышны өлешләп җыярга да мөмкин: башта тышкы яфракларны гына кисеп аласың. Алар урынына яңалары үсә. 40 көн тирәсендә кәбестә өлгереп җитә. Көннәр бик кызуга китсә, япон кәбестәсенең өстен капласаң хәерлерәк, югыйсә, яфраклары катыланачак.

Бер файдалы киңәш: Бу кәбестәләрнең барысын да хуш исле үләннәр – чабрец, бөтнек, сельдерей, шалфей, яки сарымсак, суган белән янәшә утырсаң, кәбестәләр аларның исен дә үзләренә сеңдерәчәк.
 

Фото:/pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/bakcha/avgustta-nrs-chchbez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X