Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре

Үрнәк бала тәрбияләү серләре.

1. Балагызны һәрвакыт мактап торыгыз, гәрчә кайбер гамәлләре сез теләгәнчә үк барып чыкмаса да. Мактау, үсендерү бала алдында зур мөмкинлекләр ача һәм анда югарыга омтылыш уята.

2. Бала үзен бервакытта да кирәксез итеп хис итәргә тиеш түгел. Бер баланы икенчесенә караганда артыграк сөймәгез.

3. Балага һәр сөйләшүдә ихтирам күрсәтегез, тавышыгызны күтәрмәгез. Бала белән зурлар кебек сөйләшегез, яхшы гамәле өчен рәхмәт әйтергә онытмагыз.

4. Баланы балалыктан аермагыз, аңа уйнарга вакыт калдырыгыз, чөнки киресе булган очракта, ул тыңлаусыз булып үсәргә мөмкин.

5. Баланы үзлегеннән гамәл кылырга өйрәтегез. Ә безнең бурыч: аларны дөрес юлга этәрү генә.

6. Берәр әйберне хәл иткәндә, баладан киңәш сорарга онытмагыз. Мәсәлән: кичке ашка нәрсә пешерергә, нинди төстә машина алырга һ.б. Болар балада киңәш бирү һәм фикер йөртү сәләтен үстерергә булыша.

7. Баланың уңышларына сөенегез. Берәр ярышта җиңсәләр яки укырга өйрәнсәләр, моны зур вакыйга - бәрәм итеп күрә белегез.

8. Кечкенәдән баланы намазны сөяргә өйрәтеп үстерегез, бу үскәч намазны вакытында укырга бер этәргеч булыр.

9. Баланы башкалар белән чагыштырмагыз.

10. Баланы сорау бирергә һәм куелган сорауга җавап бирергә өйрәтегез. Алар кызыксынучан булып үссеннәр.

11. Һәрвакыт әйткән сүзегездә торыгыз. Эшли алмаслык эшне балага эшлим дип әйтмәвегез хәерле.

12. Баланы төркемдә эшләргә өйрәтегез. Бу башкалар белән аңлашу, бергәләп фикер йөртү өчен бик мөһим.

13. Балагыз өчен дога кылыгыз.

14. Бервакытта да өметне югалтырга ярамаганлыгын сеңдереп үстерегез. Авырлыклар килгән очракта да алар белән көрәшергә өйрәтегез.

15. Берәр ялгышлык кылсагыз, гафу үтенә белегез, бу баланы Аллаһы Тәгалә алдында тәүбә итәргә өйрәтүче бер чара.

16. Яхшы гамәлләре өчен балаларны бүләкләгез, әмма артыклык җибәрмәгез, бала һәрчак иң зур бүләкне Аллаһыдан өмет итсен.

17. Баланы көн дә Коръән укырга күнектерегез, бигрәк тә йоклар алдыннан. Баланың үз-үзен тотышы ислам кануннары нигезендә формалашырга тиеш.

18. Балагызга яратам дип әйтергә курыкмагыз, алар сезнең мәхәббәтне күреп, тоеп үсәргә тиешләр. Балаларны кочаклап үбүнең сөнәт гамәл икәнен онытмагыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X