Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ашказаны асты бизендә яман шеш бар икәнен ничек белергә?

Күз алмасы һәм тән тиресе саргаю, ашказаны асты бизендә рак булуын искәртә.

Күпчелек очракта ашказаны асты бизендәге яман чир соңгы стадиягә җиткәч кенә ачыклана. Чөнки аның симптомнарын эч яки арка авыртуы белән бутыйлар. Табиблар фикерен РИА «Новости»га сылтама белән «Газету.Ru» сайты хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, авырту билгеләрен кешеләр умыртка баганасы арасындагы дисклар проблемасына да сылтап калдыра. Бу ашказаны асты бизенең ашказаны артына урнашуы белән дә бәйле. Шулай ук күз алмасы һәм тән тиресе саргаю да, яман шешнең билгеләре булып санала.

Табиблар фикеренчә, яман чирне китереп чыгарган төп сәбәпләр - физик активлык җитмәү, артык авырлык, алкоголь куллану һәм тәмәке тарту.

Чыганак:https://intertat.ru/news/questions_answers/13-01-2020/ashkazany-asty-bizend-yaman-shesh-bar-ik-nen-nichek-belerg-5715833

Фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев