Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ашкайнатуны нинди ризык яхшырта?

    Нутрициолог Ирина Степная, көнгә ике йомырка сарысын куллану ашказаны-эчәк тракты һәм сөякләр эшендә яхшы чагылыш табачак, дип белдерде.

    Аның сүзләренә караганда, йомырка сарысында аксым күп. Алар дөрес үзләштерелсен өчен йомырканы төрле запеканкаларга: ит, балык яисә яшелчәләргә өстәргә кирәк.

    "Ашкайнатуны яхшыртырга һәм авитаминоз турында онытырга теләсәгез, аларны туклану рационына өстәгез", – диде Степная.

    Исегезгә төшерәбез: элегрәк табиб-диетолог Михаил Гинзбург сарымсакның файдалы үзлекләре турында сөйләгән иде. Аның сүзләренә караганда, сарымсак ашкайнату өчен бик файдалы. Ул бактериягә дә каршы тора, ашкайнатуны да стимуллаштыра.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: