Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аш-су киңәшләре

• Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар. • Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.

• Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда яки кургаш кәгазьдә яхшырак саклана.
• Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тиз бозыла.
• Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
• Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң, бәрәңге кетердәп торыр.
• Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.
• Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.
• Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.
• Пилмән ябышмасын дисәң, шулпага үсемлек мае тамызырга була.
• Шулпа тәмле булсын дисәң, итне – салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен, аны кайнап торган суга салырга кирәк.
• Кузаклылар йомшаграк булып пешсен дисәң, аларны алдан суда тотарга мөмкин.
• Бәрәңге боламыгына кайнар сөт кушыгыз, юкса ризыкның төсе ямьсезләнә.
• Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала.
• Коймак камырына аз гына үсемлек мае кушсагыз, ул пешергәндә көймәс.
• Арпа ярмасын майда кыздырып салсагыз, рассольник тәмлерәк булыр.
• Керәнне төне буе салкын суга салып тотсагыз, угычтан яхшырак уылачак.
• Яшь бәрәңгене яхшырак чистарсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар.
• Ит шулпасына тозны – пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шундук салалар
• Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.
• Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.
• Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин.
• Итне пешергәндә артык тозласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз.
• Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.
• Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була
• Кыздырганда ит табага ябышмасын өчен берничә кисәк кишер салыгыз.
• Балыкны угычтан уылган сохари вагы яки он катнашмасында әвәләп кыздырсагыз, тәмлерәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ