Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аш бүлмәсендәге сөлге тапларын ничек бетерергә?

Гадәттә, күпмедер торганнан соң, аш бүлмәсендәге сөлгеләргә ис сеңә башлый, юылмый торган таплар барлыкка килә. Ләкин ул тапларны бетерүнең хәйләкәр һәм арзан ысулы бар.

Моның өчен кирәк булачак:

 

- 5 литр кайнар су;

- 1 аш кашыгы агартучы матдә;

- 3 аш кашыгы кер юу порошогы;

- 1 аш кашыгы үсемлек мае.

 

Порошок, агартучы матдә һәм үсемлек маен кайнар суга салыгыз. Сөлгеләрне шушы суга салып, су суынганын көтегез. Сөлгеләрне төнгә яки ике генә сәгатькә дә калдырырга мөмкин. Үсемлек мае тапларны бетерергә, ә порошок белән агартучы матдә процессны ахырына җиткерергә ярдәм итәчәк. Ахырдан сөлгеләрне юып, суда чайкатып, киптерергә элеп куегыз. Сөлгеләр күзгә күренеп агарачак!

 

Тагын бер киңәш: аш бүлмәсендә махра (махровый) сөлгеләр кулланмагыз. Аларны юу да, киптерү дә кыенрак.

чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев