Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Арендага торак бирүче баулылар игътибарына

"Һөнәри керемгә салым" яңа махсус салым режимын фатир һәм торак йортларны арендага бирүче физик затлар да куллана ала.

"Һөнәри керемгә салым" 2нче махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" Федераль закон нигезендә Мәскәү шәһәренә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләренә, шулай ук Татарстан Республикасына үзмәшгуль гражданнар өчен яңа махсус салым режимын сынап карау ышанып тапшырылды.

Законда беркетелгән нормалардан чыгып, яңа махсус салым режимын фатир һәм торак йортларны  арендага бирүче физик затлар куллана ала.

Үзмәшгульләрне салым исәбенә кую статистикасы хәзерге вакытта арендалаучыларның барысы да һөнәри керемгә салым түләүчеләр сыйфатында рәсми рәвештә теркәлмәвен күрсәтә (алга таба НПД).

Шуңа бәйле рәвештә торак йортларны, фатирларны һәм дачаларны арендага яки наемга тапшырган гражданнарга һөнәри керемгә салым түләүчеләр сыйфатында теркәлергә тәкъдим итәбез.

Барлык сорауларга җавапларны www.npd.nalog.ru сайтында яки Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәге телефоны буенча 8-800-222-22 алырга була.

Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталы

http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1604786.htm

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев