Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аппетитны алдаучы 7 алым

Артык ашамас өчен иң гади ысул – ашар алдыннан бер стакан җылы су эчеп кую.

Әгәр дә организмны «алдалап» булмый икән, болай итәргә кирәк:

1. Еш һәм аз ашарга

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы экспертлары көнгә 5-6 тапкыр ашарга киңәш итә. Әгәр бу кагыйдә бозыла икән, аппетит системасы контроле бозыла: «ачлык гормоны» – грелин бозыла. Әмма ашау арасында 4-5 сәгать вакыт үтәргә тиеш.

2. Ашар алдыннан аз гына баллы ризык ашап куегыз

Мәзәк киңәш, әйеме? Әмма ул эшли! Бу даими ашап торган кешеләр өчен бигрәк тә кирәк. Баллы ризык авызга керүгә юк, организм аннан тиз арада глюкоза суыра башлый. Һәм өстәлгә утыргач, туйган кебе буласың да, азрак ашыйсың. Баллыны төп ашауга кадәр 5-10 минут кала кабып кую кирәк. Баллы ризык диюгә зур пирог кисәген күз алдына китерә күрмәгез. Ул йә кечкенә генә кисәк натураль мармелад, йә бер чәй кашыгы бал булырга мөмкин. Күбрәк ярамый!

3. Рационны үзгәртегез

Витаминнар һәм микроэлементлар җитми башласа, запас ярата торган безнең организм аларны эзли башлаячак. Димәк, сезнең һәрвакытта ашыйсы килеп торачак. Мондый хәлгә калмас өчен менюга төрле ит, балык, бөртеклеләр, яшелчә, җиләк-җимеш кертергә кирәк. Шул рәвешле кирәкле микронутриентлар алу мөмкинлеге артачак. Рационны төрләндерә алмыйсыз икән, витамин-минераль комплекслар эчегез. Башта табиб белән киңәшләшегез.

4. Клетчатка күп булган продуктлар ашагыз

Ашаган саен рационда клетчаткалар булса, тагын да шәбрәк. Клетчатка ашказанында күперә дә, шул рәвешле аны тутыра. Ашаганнан соң да бик озак тамак тук кебек булып торыр.

5. Тәмләткечләр кулланыгыз

Аз ашап тук булыр өчен ризык әзерләгәндә ваниль, бөтнек, дарчин, розмарин, фенхель салыгыз.

6. «Компания өчен» дип ашамагыз

Сез кичке ашны ашап куйдыгыз, ирегез кайта да, өстәл артына бергәләп утырырга чакыра. Бер кагыйдәне онытмагыз: «компания өчен» чәй генә эчәргә мөмкин. Имбирь белән булса, идеаль булачак. Анда аппетитны киметә, матдәләр алманышын тизләтә, майларны тарата торган эфир майлары бар.

7. «Ярты тарелка» кагыйдәсен саклагыз

Тарелкагызның яртысында пешмәгән яшелчәләр, яртысында аксым продуктлары, пешкән яшелчәләр йә ярмалы ризыклар булсын.


Фото: /pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/appetitny-aldauchy-7-alym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев