Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Антисептикны ничек сайларга?

Ковидны профилактикалау өчен спиртлы антисептиклар кулланырга киңәш ителә.

Роспотребнадзор белгечләре коронавирус инфекциясеннән саклану өчен яхшы антисептик сайлау буенча киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Антисептик сатып алганда, иң беренче итеп дәүләт теркәвенә игътибар итәргә кирәк. Тире антисептиклары Россиядә дәүләт теркәве уза, ул Роспотребнадзорның Дезинфектология фәнни-тикшеренү институты тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча бирелә», — диелә хәбәрдә.

Антисептик савытында дәүләт теркәве турында таныклык номеры һәм әлеге чараның нәрсә өчен һәм ничек кулланырга кирәклеге язылган булырга тиеш. Шулай ук, аның вирусларга һәм бактерияләргә каршы тору-тормавы да күрсәтелергә тиеш. Дәүләт теркәве таныклыгы номерын Роспотребнадзор сайтының бердәм реестрында тикшерергә була.

«Әгәр савытта антисептик „SARS-CoV-2 вирусын үтерә“ дип язылган икән, бу бары тик маркетинг алымы гына. Әгәр җитештерүчеләр әлеге антисептик коронавирусны кисәтә дип язган икән, моңа Роспотребнадзорның „Вектор“ вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәгендә бирелгән раслама булырга тиеш», — диелә хәбәрдә. 

Ковидны профилактикалау өчен спиртлы антисептиклар кулланырга киңәш ителә. Этил спирты имендә 70 процент, ә изопропил спирты 60 процент булырга тиеш. Антисептик спиртлар кушылмасыннан тора ала. Бу очракта концентрация кимендә 60 процент булырга тиеш. Моннан тыш, антисептик составына тирене йомшарта һәм дымландыра торган компонентлар кушылырга мөмкин.

«Вирустан саклану өчен кулга күпме күләмдә антисептик сөртергә, аның нәтиҗәсе булсын өчен күпме көтәргә икәнен белергә кирәк. Бу турыда барлык мәгълүмат инструкциядә күрсәтелергә тиеш. Әгәр, нигездә өйдән эшлисез һәм урамга сирәк чыгасыз икән, кулларны гел антисептик белән, бигрәк тә спиртлылары белән чистартып торырга кирәкми», — диделәр Роспотребнадзорда.

Әмма кулыгызга акча тотып эшлисез, җәмәгать телефоннарыннан шалтыратасыз, эштәге гомуми компьютердан кулланасыз, метрода, автобуста һәм маршруткаларда йөрисез икән, кулларны даими чистартып тору хәерле.

«Тире антисептикларында бернинди дә агрессив кислоталар һәм альдегид кушылмалар, ягъни, альдегид дигән сүз белән тәмамлана торган матдәләр булмаска тиеш. Шулай ук аммоний кушылмаларына да игътибар итәргә кирәк. Алар бары тик билгеле бер концентрациядә генә рөхсәт ителә. Әгәр ул артып китә икән, тән тиресе ярсырга мөмкин, шуңа күрә бу препаратның Роспотребнадзорда теркәлү номеры алганмы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк», — диелә хәбәрдә. 

Фото:

ЧЫганак:

Фото: pixabay.com

Чыганак:  интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев