Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ананас сайлый беләсезме?

Кибеттән алган ананас кайчагында өлгереп бетмәгән һәм каты була. Көньяк үсемлеген өйдә бераз тоткан очракта, ул тәмлеләнә.

Иң элек ананасның киселгән урынын карагыз. Әгәр дә ул саргылт яисә әфлисун төсендә икән, мондый җимешкә “өмет багларга” була. Ә менә киселгән урын яшел булса андый җимешне сатып алмавыгыз хәерле. Моннан тыш ананасның исенә дә игътибар итегез. Ул баллы, тәмле ис чыгарып торырга тиеш.

 

Өлгермәгән ананасны өй шартларында балландыру өчен башта аның яфраклы өлешен 2-2,5 см калдырып кисеп, астын өскә әйләндерәбез һәм караңгы урынга куябыз. Болай эшләгәндә җимеш 5-7 көн эчендә өлгерәчәк.

 

Башка җиләк-җимеш белән бер савытта саклаган очракта да ананас баллылана, йомшара. Моның өчен ананасны груша, алма, банан, абрикос яисә помидор белән бер пакетка тыгып куялар. Пакет тыгыз итмичә генә бәйләнелә һәм салкынча урынга 4-7 көнгә куела.

 

Тагын бер ысул – газетага төрү. Моның өчен ананасны гап-гади газетага берничә тапкыр төреп, җылы урынга куясы. Төргәндә газеталар арасында бушлык калдырырга кирәк. Болай эшләгәндә, анда һава йөриячәк. Газетаны көнгә 2-3 тапкыр алмаштыру таләп ителә. Мондый ысул белән ананас 4-5 көндә өлгереп җитә.

Чыганак

Фото: reepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев