Алоэ ютәлдән булыша
Ангина, бронхит, пневмония вакытындагы ютәлне йомшарту өчен алоэ ширбәте кулланырга мөмкин.
1. Киң авызлы пыяла савытның яртысына кадәр вакланган алоэ яфрагы салырга.
2. Шикәр комы белән күмәргә.
3. Марля белән капларга.
4. Өч көн тотарга, сөзәргә.
Көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 аш кашыгы кабалар.
2нче рецепт:
Алоэ, бал, лимонны 1:1:1 катнашмасында ясыйбыз, иртән ач карынга бер аш кашыгы. Бу профилактика һәм иммунитетны ныгыту өчен кирәк.
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев