Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Алкогольнең баш миенә зарары

Алкогольне чамадан тыш куллану нерв күзәнәкләренең юкка чыгуына китерә, ул баш миенең эшчәнлеген боза.

Хәтер бозыла, кеше озак уйлана, үзе теләгәнен әйтә алмый. Алга таба хәмер куллану белән хәл тагын да начарая бара, дип билгеләп үтә нарколог.

«Баш мие бозылу барлык адаптив функцияләрне югалтуга китерәчәк: кеше үзенә хезмәт күрсәтү, социумда булу, эшләү, үз-үзен тәэмин итү мөмкинлеген югалта. Ул гаилә һәм җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасы була алмый. Кызганыч, нигездә, бу нәтиҗәләр кире кайтармаслык була. Без моны наркология диспансерында дәваланган пациентларыбыз мисалында күрәбез. Хәтер бозылуы (алкоголь кулланудан килеп чыккан амнестик синдром) диагнозы куелган очракта еш кына шул хәлдә калган. Дәвалау фонында хәлне тотрыкландырырга мөмкин, әмма кире кайтарылмый инде», – ди табиб.

Фото: photo.tatar-inform.ru

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/alkogol-bas-miena-nindi-zyyan-kitera-5854209

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев