Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ак май ашаудан курыкмагыз

Табиб бу ризыкның файдалы үзенчәлекләрен аңлатты.

Ак майда А, D, E, K, шулай ук В төркемнәренең кеше өчен бик мөһим витаминнары бар. Ул тире, чәч сәламәтлеге һәм күз белән проблемаларны профилактикалау өчен бик файдалы. Бу ризыкның файдалы үзенчәлекләре турында гастроэнтеролог Анастасия Тимощенко аңлата.

"А витаминыннан тыш, ак май составында К витамины, шулай ук Е витамины бар. Е витамины көчле антиоксидант булып тора һәм иммун системасы эшчәнлеге, шулай ук тире һәм чәч өчен мөһим. Ак май составында, шулай ук, В төркеме витаминнары бар, әмма аларның күләме күпкә азрак. Май, башка сөт ризыклары кебек үк, кальцийның югары микъдары булуы белән аерылып тора", — ди белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, ак майда фосфолипидлар бар, алар - нерв системасы һәм күзәнәк мембраналары төзү өчен мөһим матдәләр. Белгеч бу ризыкның хатын-кызлар сәламәтлеге һәм матурлыгы өчен файдалы булуын да өстәде.
Ак май — дөрес туклануда иң мөһим ризыкларның берсе, ләкин аны куллану өлкәннәр өчен - көнгә 20 граммга, балалар өчен көнгә 10 граммга кадәр чикләнергә тиеш. Гастроэнтеролог белдерүенчә, рационга, ак майдан тыш, үсемлек маен да өстәргә кирәк.

Чыганак

Фото: фрипик,ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев