Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

​Акчаны ничек җыярга?

Сезгә акчаны ничек җыярга, экономияләргә берничә тәкъдим бирәбез

1. Чыгымнарыгызны язып барыгыз.

Акчагызны экономияләү өчен беренче адым – нәрсәгә һәм күпме акча бетергәнегезне ачыклагыз.  Барлык чыгымнарыгызны да барлап торыгыз – нәрсәгә күпме киткәнен һәм башкасын. Барлыкка килгән сумманы категорияләргә бүлгәләгез – коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүләргә, азык-төлеккә, кредитка, күңел ачу чараларына, кием-салымга, машина чыгымнарына. Чыгымнарны автоматик рәвештә бүлгәләү өчен хәзер уңайлы программа кушымталары барлыкка килде, шулар ярдәмендә дә файдаланырга мөмкин.

 

2. Чыгымнарыгыз белән керемнәрегезне системалаштырыгыз.

Акчагызның кая киткәнен ачыклаганнан соң, чыгымнарыгызны системалаштырырга була. Акчагызны керемнәргә карап, чыгымнарыгызны шуңа чамалап тотыгыз. Керем-чыгымнарыгызны дөрес баланслаштырыгыз. Фатирга, азык-төлеккә, төрле күңел ачу чараларына күпме акча киткәнен һәрвакыт язып барыгыз. Кредит, автомобиль кирәк-ярагына кебек мәҗбүри түләүләрне дә өстәргә онытмагыз.

 

3. Акча экономияләүне планлаштырыгыз.

Акчагызны бүлеп бетергәннән соң, керемегезнең 10% ын җыелып барырга калдырыгыз. Әгәр дә инде җыярлык акчагыз калмый икән, көндәлек чыгымнарыгызны кысыбрак тотарга тырышыгыз. Мәсәлән, суны кибеттән сатып алганчы, яки заказ биреп китерткәнче, яшәгән җирегездән ерак булмаган автоматлардан сатып алырга тырышыгыз. Ит ризыкларын атнага бер тапкыр базардан сатып алырга гадәтләнегез, ә ярмаларны – ике атнага бер. Артык-портык әйберләр алмас өчен, азык-төлек аласы язмаларны алдан язып, әзерләнәсе ризык менюларын бер атнага җитәрлек итеп төзегез. Шулай ук бизәнү, косметика, кием-салымнарны да уйлап – кирәкме бу әйбер сезгә, дип, ашыкмыйча, уйлап алырга өйрәнегез.

 

4. Үзегезгә максат куегыз.

Экономияләүнең иң әйбәт ысулы – максат кую. Башта уйлагыз – сәяхәткә барасызмы, әллә яңа техника сатып аласызмы, әллә инде башта ремонт ясыйсызмы... Аннан, исәп-хисап корып, күпме акча кирәк буласын, аны җыяр өчен күпме вакыт кирәк булачагын ачыклагыз.

 

5.  Иң беренче итеп нәрсәгә өстенлек бирәсе.

Керемнәрегезне системалаштырып, куелган максатларның хәзер инде кайсысы озакка сузылган, кайсысы кыска вакытлы максат икәнен хәл итегез. Кыска вакытлы максатлар өчен банкта исәп-хисап ачу мөмкин. Озакка сузылган максатлар өчен пенсия исәп-хисапларын да кулланып була.

 

6. Исәп-хисапның үсешен карап барыгыз.

 

Исәп-хисабыгызның артуын ай саен тикшереп торыгыз. Бу сезгә планнарыгызның максатын күз уңында тотарга ярдәм итәр. Банктагы исәп-хисапның артуы алга таба акчагызны экономияләү өчен төпле нигезләмә буларак этәргеч булыр.

 

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/ken-tertibende/akchany-nichek-yya-bashlarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев