Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Акча туплый беләбезме?

Акча туплау буенча һәркемнең дә хәленнән килерлек берничә киңәш:

1. Һәр ай саен, хезмәт хакының бер өлешен алып куябыз. 

300 сумдыр ул, бәлки, 500, 800дер... Ничә сум булса да, һәр ай саен алып куя башлау мөһим. Шулай иткәндә акча җыю энергиясе барлыкка киләчәк.

 

2. Копилка булдырырга. 

Копилка ачып, аңа акча салып бару – бала-чага эше генә түгел. Копилкага акча җыюны аерым бер максат белән башларга кирәк. Күптән алырга җыенган күлмәк, кыйбатлы эчке кием, китап... Кайчан ничә сум салырга икәнлеген үзегез хәл итегез, әмма копилкага биш көнгә бер акча «төшеп» торырга тиеш. 

 

3. Һәр көнне керемнәрне һәм чыгымнарны язып бара торган таблица булдырыгыз. 

Таблицага карап артык чыгымнарны анализлап була. Нәрсәгә акча түкмичә дә яшәп була? Артык акча нәрсәгә тотыла? Киләсе юлы шул әйберләрне алмыйча калган акчаны җыеп куярга яки копилкага салырга була.

 

4. Кулланылмаган әйберләрне ачыкларга.

Без еш кына төрле сервисларга язылабыз, абонементлар алабыз һәм онытабыз! Кулланылмаган әйберләргә акча тотмыйсызмы, барлап чыгыгыз әле!

 

5. Акчасыз көн.

Диета белән мавыгучылар атнага бер тапкыр «разгрузочный» көн ясарга тырышалар. Нишләп әле атнаның бер көнен – акча тотылмый торган көн итеп билгеләмәскә?! Бу көнне бернәрсә дә сатып алмыйбыз.

 

6. Кибеткә кирәкле әйберләр исемлеге белән керергә.

Бу иске, әмма бик кирәкле киңәш. Нәрсәне дә булса алмыйча кала аласыз икән, алмагыз. Акрын гына игътибарыгызны иң кирәкле әйберләргә генә юнәтергә өйрәнерсез.

 

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/akcha-tuplyy-belsezme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев