Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Акча гөленең нинди куркынычы бар?

Күпләр тырышып үстерә торган акча гөлендә мышьяк була.

Акча гөле дип аталган «толстянка», крассула, нефрит яки жадеит агачы күпләрнең өендә бардыр. Имеш, ул өйгә байлык китерә. Тик бу үсемлекнең агулы үзлекләре дә бар.

Ул – суккулент, аның тукымаларында су запасы күп. Ырымнар буенча, бу гөл байлык китерә, тик аның өчен балаларның сәламәтлеге белән түлисе була, гаилә дә таркалырга мөмкин. Болар – әлбәттә, сынамыш.

Төп куркыныч – бу агулы үсемлек. Аны дөрес тәрбияләмәсәң, сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин. Үсемлек составында мышьяк маддәсе бар. Аның согы агулы була. Тәндә яралар булса, сок шунда үтеп кереп, аллергияле кешеләрдә озак вакыт баш авырту, күңел болгану, ярсу күзәтелергә мөмкин. Кеше моның белән шактый озак интегергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/20-01-2021/akcha-g-lene-nindi-kurkynychy-bar-5800059

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев