Юлда ярдәмсез калдырмадылар
Баулылы яшьләрнең ярдәм итүе турында язы
Янгын чыкканда геройлык күрсәтүчеләр, суга батучыларны коткаручылар була. Ә менә минем белән килеп чыккан хәл Аркадий Гайдар чорын хәтерләтә. Без дә заманында тимурчылар булдык. Тик мин бүгенге көндә андый яшьләр бардыр, дип уйламый идем.
Бервакыт кичен Кызылъяр карьерына балык тотарга бардым һәм соң гына кайтырга чыктым. Шоссега 100 метр чамасы калгач, автомобилем сүнде. Капот астын да актарып карадым, ике шәмне сүттем, һәм машина кабынып китте. Шәмне кире куйган идем, тагын шул хәл – стартер “кабынмый”. Нишләргә белмичә, шулай бер сәгатьләп утырдым. Кинәт посадкадан җиңел машина килеп чыкты, минем янымда туктады.
– Ярдәм кирәкме? – дип сорады “энәдән-җептән” киенгән егет, автомобиль тәрәзәсен төшереп.
– Син каян? – дип сорадым мин.
– Кызылъярдан, – дип җавап бирде егет.
Студент ахры, каникулга кайткандыр. Ул минем машинаны карарга тәкъдим итте. Мин инде аны карадым, һәм машинаны кабызып булмасын аңладым – тикмәгә генә 60 ел машина йөртүче булып эшләмәдем. Егеткә дә бары бер юл калганын әйттем – Баулыга кадәр тарттырып барырга кирәк. Егет Баулыга кадәр бара алмаганын әйтте. Шуннан соң мин багажниктан трос тартып чыгардым, тик ул ярамады. Шуннан соң егет үзенең автомобиленнән никельле ыргаклы яңа троссын чыгарды. Тарттырдык та киттек. Ун метр да бармадык, мин “трешка”ны кабыздым – машина кабынып китте. Сигнал биреп, егеткә рәхмәт белдердем дә, Баулы ягына киттем.
Тик сөенечем озакка бармады. Баулы елгасы аша салынган күпергә 50 метр чамасы калгач, артта нәрсәдер шартлаганын ишеттем. Багажник астыннан очкыннар чыкты, тузан күтәрелде. Алга китеп булса да әйтим: икенче көнне багажник астын караган идем: глушитель шартлаган булып чыкты.
Машинам кабат сүнде. Килеп җиттек, мин әйтәм. Инерция буенча юл читенә чыктым. Тирә-юньдә кап-караңгы. Ара-тирә янымнан машианалар үтеп киткәндә, якындагы утны яки “аварийка”ны кабызып алам. Шулай итеп төнге сәгать бергә кадәр утырдым. Бервакыт Баулы ягыннан машина күренде, утлары миңа төбәлгән. Башымнан, өйдәгеләр мине эзләп чыккан яки миңа ярдәм җибәргәннәр, дигән сөенечле уй йөгереп узды. Чыннан да, автомобиль минем янымда туктады. Машина йөртүче чыгып, миңа таба килде, мин дә машинамнан чыктым. Сөйләшә башладык.
– Без Баулы ягына таба барганда ук тора идегез бит, – ди машина йөртүче.
Алар Октябрьcкий кешеләре булып чыкты, яшьләр.
– Машинагызны бикләгез, без сезне өгезгә илтеп куябыз. Төне буе монда утыра алмыйсыз бит, – диде егет.
– Иртәнгә кадәр күп калмады, кояш чыккач, бәлки, ярдәм итүче дә булыр, – дип, каршы килдем.
– Юк, сезне болай калдырып китә алмыйбыз. Тросыгыз бармы? – дип сорады егет.
Мин машинаны тарттырып алып кайтырга ризалаштым, хәтта ярдәмнәре өчен акча да түлим, дип әйттем. Тик алар акча алудан катгый рәвештә баш тарттылар. Андыйлар да бармыни әле дөньяда дип, аптырап калдым. Озак уйлап тормыйча, маршрут турында сөйләштек, сигнал ярдәмендә аңлашырбыз дип килештек, машинаны тросс белән тарттырырга булдык. Аларга адресымны әйттем, якындагы утны кабыздым да кузгалып киттек. Тик берничә метр да китә алмадык, аккумулятор бөтенләй “үлде”. Туп-туры барачагыбыз турында сөйләшкән булсак та, янгын сүндерү часте янындагы юл чатында алар Баулының түбәнге өлешенә борылдылар. Ә мин сигнал да бирә алмыйм.
Соңыннан ни өчен анда борылганнарын сораган идем, навигатор шул юлны күрсәткән булып чыкты. Юл чатына барып җиткәч, аларга туктарга куштым, һәм рульне авыш юл белән капкага таба бордым. Машинадан төшкән идем, коткаручыларымның эзе дә юк. Шулай итеп алар минем өчен “инкогнито” булып калдылар. Бары аларның Октябрьскидан матур, яшьләр икәнен генә беләм.
Ганс Мәсгутов
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев