Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Язмыштырмы, ялгышмы...

Төптән уйламыйча кабул ителгән карар кешенең тормышын баштанаяк үзгәртергә мөмкин.

гыйбрәт өчен

Җиденче дистәсен тутыручы Мәдинә апаның (исеме үзгәртеп бирелә) редакциягә берничә тапкыр килеп зар-моңнарын сөйләп киткәне бар. Соңгы килүендә ул безгә болай диде: “Языгыз әле, бәлки минем тормыш юлым кемнәргәдер гыйбрәт булыр”.

 

Зур булмаган татар авылында гаиләдә өченче бала булып туган ул. Аңа өч яшь вакытта әнисе, дүртенчегә бала тапканда, үлеп киткән. Өч бала белән тол калган әтисе озак та тормый яңа хатынга өйләнгән. Гаиләдә тагын җиде бала дөньяга килгән. Үги әни, кыерсытмаса да, назлап сөяр вакыт тапмаган инде аларга.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Мәдинәнең бик тә укырга китәсе килә. “Кызым, бала басты, үзең күрәсең, сине җибәрергә акча каян алыйм. Берәр ел эшлә, акча кирәк”, – ди аңа әтисе. Шулай бер ел колхозда эшли кыз. Хезмәт хакын үги әнисенә кайтарып бирә. “Үги булса да, кешелекле иде ул. Уңган иде. Шулкадәр бала белән колхозда эшли алмады, ләкин тик тә ятмады, өйдә итек басты”, – дип искә алды Мәдинә апа.

Бер елдан соң Мәдинә КамАЗ төзелешенә китә. Көндез эшли, кичләрен автомеханика техникумында укый. Ялга кайтуларының берсендә аңа күрше авыл егете кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Егет авылда яшәү шартын куя, үзенең шәһәргә китәсе килми. Шулай өйләнешәләр, авылда кайнана белән яши башлый Мәдинә. Матур гына башланып китә тормышлары, уллары туа. Ләкин кайнанасы улы өйдә юк вакытларда гел бер сүзне тукый: “Килен, алып чыгып кит син Расихны. Минем үземә яшәргә кирәк әле, ә сез миңа комачаулыйсыз”. Нәтиҗәдә яшь гаилә, бала күтәреп, башка районга чыгып китә. Терлекчелек белән шөгыльләнә торган совхозга ире фермага эшкә керә, үзе бухгалтер булып урнаша, аларга совхоздан фатир да бирәләр. Икенче балалары – кызлары туа. Ләкин бала тудырганнан соң Мәдинәнең сәламәтлеге какшап кала. Табибларга йөреп караса да, бер файда күрә алмый, сула, саргая Мәдинә.

“Кайтабыз!” – ди хатыны авырудан гаҗиз булган ир.

Кайталар. Баулы автовокзалында автобустан төшеп калалар. Шунда Мәдинә аңын югалтып егыла. Ашыгыч ярдәм машинасы хатынны хастаханәгә алып китә. Аны йогышлы авырулар бүлегенә салалар һәм шактый озак дәваланырга туры киләчәген әйтәләр. Ире, ике кечкенә баласы белән, авылына кайтып китә....

Хикәянең дәвамын "Хезмәткәэ дан"  газетасының  5 февраль санында (5нче бит)  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев