Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Ярыктагы бер сум яки акча әйләнеше турында уйланулар

Танышлары килеп кергәндә Хуҗа Насретдинның идән ярыгына йөз сум акча салырга җыенган чагы булган имеш. “Нигә алай эшлисең?” – дигән сорауга Хуҗа: “Менә ярыкка бер сумым төшкән иде, шуны алыр өчен салам”, – дигән ди. Дөньяда яшәү серен чишә белүче мәзәкчән Хуҗаның һәр әйткән сүзен төрлечә аңларга була. Идән ярыгына төшкән акча – ул җир кешесенең, хезмәт кешесенең өметләнеп үстергәне-булдырганы, ә ярыкка сала торган йөз сум – түккән көче кебек тоела үземә. Күп вакыт шул бер сумны тартып чыгарыр өчен җан фәрманга тырышабыз бит.

Акча безгә тормышны үзебез теләгәнчә корырга мөмкинлек бирә. Гап-гади фикер. Ә нигә соң ул кемдә бар да, кемдә юк? Моны аңлар өчен акчаның җәмгыятьтәге тарихи әверелешләрен бераз барлап китик. Бик еракка китмичә, үзебез үскән-яшәгән авылны гына алсак та, акча күренердәй ярыкның бөтенләй булмаганы да истә әле. Егерменче гасырның алтмышынчы елларына кадәр авыл кешесенә эшләгәне өчен акчалата түләү бөтенләй булмады бит. Колхозда бушка, аннан ачка үлмәс өчен көнне-төнгә ялгап үз хуҗалыгыңда тырмашу – заман шундый иде. Акча би-ик тә тансык, кулга сирәк керә торган әйбер булганлыктан, без бала-чагаларга кинога керергә биш тиенне дә кыенлык белән генә чыгарып бирәләр иде өлкәннәр. Ил җитәкчелегенә Никита Хрущев килгәч кенә авыл кешесе дә паспортлы булды, эшләгәне өчен бераз акча ала башлады. Мәҗбүриләп бушка эшләтүдән акча белән кызыксындыруга күчү авылга яңа сулыш өрде, тормыш авыр булса да, мондый борылыш халык күңелендә киләчәккә өмет уятты. Авылда иң күп балалар туу, газета-журналларның тиражы арту, гөрләп эшләгән китапханә, мәдәният йортлары – шул чорда барлыкка килгән гомуми җанлануның бер чагылышы иде.

Ул елларда саклык кассасына салып хәтсез акча туплаган кешеләр дә булды. Хәерчелек сакчыллыкка нык өйрәтте бит халыкны. Авыздан өзеп дигәндәй акча туплауның максаты төрлечә булгандыр инде. Кемдер балалар үскәч кирәге чыгар дип, кемдер киләчәктә җыйган акчаларымны тотып рәхәт күрермен дип, кемдер үлемтеккә дип саклагандыр акчасын. Яндырды бит халыкның кассага тупланган акчаларын хөкүмәт, юкка чыкты өметләнеп җыйганнар. Күрше карчыгы Гыйльмикамал әби күпләрнең үкенечен белдереп: “Юкка җыйдым акчаларны, ашыйсы калган икән”, – дип әйтеп үлде бахыр. Шулай итеп акчаның “юк – әзрәк бар – янды” әверелешләре аша үзенең тотрыксызлыгы белән гади кеше тормышын өметсезлек упкынына китереп куйган чаклары да аз булмады.

Узганны баштан кичерәм дә, шөкер, шундый сикәлтәле чорларда да сабырлыкны җуймадык дигән уйга киләм. Соңгы 1998 елгы дефолт истә калган. Хезмәттәшләр кайнаша, ничек итеп булган акчаларын инфляциядән саклап калу турында баш вата. “Бер дә кайгырмыйсың”, – диләр миңа. “Безнең акча ышанычлы урында – өч укучы-студентка салдык”, – дим.

Үзебезнең танышлар, туганнар арасында да соңгы дефолт вакытында бөтен мөлкәтен югалткан кешеләр булды. Аянычлы хәлгә китергән төп сәбәп – бизнесны саклыйм дип, яки әйбер алу өчен бурычка акча алып, аны доллар белән түләргә килешү иде. Дефолтка кадәр бер долларның бәясе алты сум булса, америка акчасының кинәт 4-5 тапкыр күтәрелүе бурычлы кешеләрне бөтенләй чишендерде бит. Доллар кыйммәтләнгәч кредиторлар үтерү белән янап, акчаларын кайтаруны тәлап итә башладылар. Бурычларын түләү өчен фатирларын һәм башка мөлкәтен сатарга мәҗбүр булган кешеләр дә булды, әле һаман шул бурычларын түләүчеләр дә бар.

Акча бүген дә тотрыксыз. Банклар акчаны җиңел тараталар, күп процентлар вәгъдә итеп халыктан акча җыялар – алдау уены бара. Зур шәһәрләрдә көнлек процент чутлап акча өләшүче микрофинанс оешмалары барлыкка килде. Акыллы кеше янына да килмәслек бу “мигом” акча бирүчеләрдән бер дә халык өзелеп тормый. Нинди кармакка капканын кем дә уйламый. Ә бит “мигом”нардан, кредит оешмаларыннан әҗәткә акча алып, мөлкәтен, фатирын югалтып, чүплеккә күченүчеләр – язучылар уйлап чыгарган фантазия түгел, тормыш чынбарлыгы. Котычкыч куркыныч акча уены бара җәмгытьтә. Яшьләрне акча тотарга ничек өйрәтергә? Әби-бабаларыбызның сакчыллыгы, хәрәмгә кызыкмау, чүп җыймау – безгә яшәү үрнәге булып, кесәдәге бер сумны ярыкка төшермәскә бик тә ярдәм итәр кебек. Ярыктагы акчаны алыр өчен йөз сум салырга кирәклеген истә тотсак, ялгышмабыз шәт.

Зәрия Хәбипова

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев