Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Удмурт Ташлысы

Удмурт Ташлысы Баулы районы читендә, Оренбург өлкәсе чигендә диярлек урнашкан. Гаҗәеп табигать, саф һава, үтә күренмәле чиста сулы елгалар һәм чишмәләр – авылдагы һәркемнең күңел түрендә. Авылның тарихы үзенчә кызыклы. Һәм анда яшәүче һәр кеше анда үз эзен калдыргандыр, мөгаен.

Риваятьләргә караганда, авылга 19 гасыр башында нигез салынган. Интернетта да шулай язылган. Светлана Смагулова “Удмурт Ташлысы” мәкаләсендә: “Рәсми мәгълүматка караганда, Удмурт Ташлысы авылы тарихы 1820 елдан башлана”, – дип раслый (”Хезмәткә дан”, 19.04.2007).

Кызганычка каршы, Светлана Смагулова әлеге “рәсми мәгълүмат”ның каян алынганын күрсәтми.

Кулымда “Ревизская сказка  1811 года сентября 7 дня Оренбургской губернии Бугульминского уезда деревни Заитовой услы” (заманча әйткәндә – халык санын алу, А.П.) дип аталган документның күчермәсе (документның орфографисяе һәм кайбер грамматик үзенчәлекләре сакланды). Аннан күренгәнчә, 1811 елга авыл инде шактый формалашкан җирлек булган.

Тагын бер кәгазь бар, анысы “Ревизская сказка”га кушымта, ахры. Анда болай дип язылган:  “5 и ревизiи с прибылыми по 1797 годъ вотяков (удмуртов А.П.) из них новокрещены: Заитовой Поречие Ташлы мужчин 12, женщин 14. Заитовой услы мужчин 15, женщин 14”.

“Кушымта”ны укыганда, ике сорау туа:

а) “поречие” сүзенең мәгънәсе бик үк аңлашылып бетми. Бәлки, ул “халык телендә” дигәнне аңлатадыр. “Поречие” сүзе “елга буйлап” яки “елга аръягы” дигән мәгънәгә дә ия булырга мөмкин.

б) Әлеге кәгазьдә сүз ике авыл турында бара кебек: “Заитовой Поречие Ташлы” (“Зәет Ташлысы”) һәм “Заитовой услы” (“Зәет услы”).

Әлеге документны төзүчеләр авылның ике өлешен ике җирлек дип язган булырга мөмкин. Язмаларга караганда, “Зәет Ташлысы” дип йөртелгәнендә – яңа чукындырылганнар (1811 елга – 4 ишегалды), “Зәет услы”да чукындырылмаганнар (шулай ук 4 ишегалды) яшәгән. Бәлки, яши генә башлаган заманнарда, чукындырылганнар һәм чукындырылмаганнар, ике зур булмаган авыл булып, үзләренең йортларын бер-берсеннән берникадәр ераграк урында төзегәннәрдер. Алар, янәшә урнашсалар да, аерым булганнардыр.

Хәзер авыл атамаларында кулланылган терминнарга ачыклык кертик.

“Зәет” термины сорау уятмый, чөнки беренче килеп урнашкан кешеләрнең риваятьләренә караганда, биредә Зәетов фамилияле кеше булган (ташлылар, авылларына Айтуган Зәетов нигез салган, дигән фикердә).

“Поречие” терминын, бик үк уңышлы булмаса да, азмы-күпме карап үттек. “Ташлы” терминына килгәндә, без кабат Светлана Смагулова мәкаләсенә мөрәҗәгать итәбез. Ул: “Авыл атамасы татарча “таш” сүзеннән килеп чыккан. Бәлки, тауны ташлар әйләндереп алгангадыр”, – дип яза. Минем карашка, Светлана Смагулова ышандырырлык аңлатма бирә – Ташлы тауларының текә тау битләрендә, чыннан да, таш бик күп. Тагын бер, сәеррәк “услы” дигән термин бар. Удмурт Ташлысыннан ерак түгел Алексеевка чуваш авылы урнашкан. Район газетасында (“Хезмәткә дан”, 5.07.2007 ел) “Файдалы Алексеевка” дигән мәкалә басылган иде. Авторы – укытучы В.Стекольников. Ул: “Иң мөһиме – җире уңдырышлы була. Шуңа күрә Алексеевка авылын “Узалла, усалла” (чуваш транскрипциясендә – “усалла”, “усыллы” дип яңгырый) дип атаганнар, тәрҗемәсе – “файдалы”.

Әлеге ике авыл – чуваш һәм удмурт авыллары бер-берсенә якын урнашканга, удмурт җирлеген дә “усыллы” алкушымчасы белән атаганнар, удмуртча әйткәндә – “усылы”, аны акрынлап “услы”га кадәр кыскартканнар. Мөгаен, “Зәет услы” топонимы шулай килеп чыккандыр. Бу бары авторның күзаллавы гына, шулай да ул мәгънәгә ия.

Вакыт уза, “Зәет Ташлысы” һәм “Зәет услы” җирлекләре киңәя, алар арасындагы урыннырга да йортлар салына. Шулай итеп ике җирлек кушыла, бер авыл барлыкка килә. Аларны ике төрле атап йөртүнең кирәге калмый, әлеге атамалардагы терминнар да югала. Бары берсе – “Ташлы” термины гына кала. Тик моннан ерак түгел шундый ук атамалы авыл була. Шуңа күрә “Удмурт” һәм “Татар” алкушымчаларын кертергә туры килә, чөнки авылларның берсендә – удмуртлар, икенчесендә татарлар һәм башкортлар яшәгән (“Хезмәткә дан”, 16.09.2006 ел). Шуннан соң берсе –“Удмурт Ташлысы”, икенчесе “Татар Ташлысы” дип йөртелә башлый. Ике авыл да бер районда – Баулы районында – урнашкан.

Алда бәян ителгәннәр – “Удмурт Ташлысы” топонимы килеп чыгуның бер юрамасы. Икенчесе дә бар.

Риваятьләргә караганда, кайчандыр элекке заманда авылда зур янгын чыккан. Бу XX гасыр башында булган, диләр. Светлана Смагулова хәтта аның төгәл датасын да әйтә. “1905 елда авыл бөтенләй диярлек янып бетә. Бары мунча белән бер йорт кына кала” (“Хезмәткә дан”, 19.04.2007 ел).

Күреп торабыз, авыл тулысынча диярлек янып бетә, ниндидер могҗиза белән бары бер йорт торып кала. Күрәсең, ул читтә булган, һәм ялкын телләре аңа барып җитә алмаган. Шуннан соң авыл торгызыла, моңа берничә дистә ел китә. “Төзелеш, авыл атамасын раслап, нигездә, таштан алып барыла” (С.Смагулова, шунда ук).

Ләкин районыбызның удмурт авылы турындагы әлеге мәкаләне әзерләүдә төп ярдәмчеләрем булган авыл аксакалы Байзет Баширов һәм авыл мәдәният йорты директоры Людмила Вотчинникова әлеге фикергә каршы килә. Алар фикеренчә, өлкәннәр сөйләвенә караганда, авылда янгыннар булгалаган, тик бар авылны юк итәрдәй ут чыкканы булмаган.

 

***

Удмурт Ташлысы турында сөйләвемне дәвам итәр алдыннан, шуны әйтү урынлы булыр: Байзет Баширов авыл тарихын язган, ә  Людмила Вотчинникова аңа бу эштә ярдәм иткән.

Байзет Бикбаевич үзенең эшен миңа да бирде һәм: “Әлеге язмаларның, кайсын кирәк дип табасыз, шунысын кулланыгыз”, – диде. Эш удмурт телендә язылган.

Байзет Бикбаевич үзенең язмаларында, яшьләрен күрсәтеп, авылга нигез салынган вакытларда яшәүчеләрнең исемлеген дә китерә.

Алда китерелгән фикерләрдән чыгып, шуны әйтә алам: Зәет Ташлысы авылына Урыстамак аучылары түгел, Казан губернасы Нократ һәм Төньяк волостьләренең көньяк-көнчыгыш волостьләреннән  (көньяк – хәзерге Удмурт Республикасы Алнаш, Можга һәм М-Пурга районнарыннан һәм төньяк – хәзерге Татарстанның Арча, Кукмара, Мамадыш, Балтач районнарыннан) килгән удмуртлар (элек вотяклар дип йөрткәннәр) нигез салган. Бирегә килеп төпләнгән кайбер кешеләрнең фамилияләре дә шул хакта сөйли. Кайберләре бүгенге көнгәчә сакланып калган: Кибьяловлар, Каксяловлар, Можгиннар.

***

Крестьяннар элек-электән күп тармаклы хуҗалык алып барган. Ул игенче дә, терлекче дә, йорт кошы үрчетүче дә булган. Моннан тыш, күп кенә крестьяннар умартачылык белән шөгыльләнгән.

Ташлылар да шулай гомер иткән, шулай да аларның тормышында бал кортлары үзгә урын алып торган. Аксакаллар истәлекләренә караганда, һәр хуҗалыкта диярлек умарта булган.

Биредә мин Байзет Башировка сүз бирәм. Ул болай дип яза: “Безнең тауда, үргә менүгә үк, урман башлана. Яз җитүгә, ташлылар умарталарын урманга чыгарган һәм көзгә кадәр шунда тоткан. Ә бал кортлары үз эшләрен яхшы белгән, аларны өйрәтәсе юк. Җәй буе алар шактый бал җыйган: ул хуҗаларга да, бал кортларына озын кышка да җиткән. Умарталарны кышка да калдырсаң, бик яхшы булыр иде. Моның өчен землянка – умарта өе – ясарга кирәк. Тик урман казнаныкы, анда нәрсә дә булса төзү тыела. Шулай да ташлылар умарта өйләре төзүгә рөхсәт алуга ирешә”.

2017 елның җәендә  без Байзет Бикбаевич белән шул урманда булдык. “Элекке заманнарда биредә умарта өйләре булган”, – диде ул. Бу дөрес хәлгә охшаган. Байзет Бикбаевич миңа җирдә биш-алты чокыр күрсәтте, ясалган чокырга охшаган. Хәзер инде анда кеше буе үлән, куак үскән. Ташлылар үзләре ясаган умарта өйләрен вотчина (биләмә) дип йөрткән.

“Авылда Вотчинниковлар фамилиясенең килеп чыгышы да шуның белән бәйле (элегрәк аларның фамилиясе башка булган, диләр), чөнки һәр гаиләнең умартасы булган, һәм Вотчинниковлар авылда оста умартачылар саналган”, – дип яза Байзет Бикбаевич. Хәтта Вотчинниковларның берсен – Алексейны – умарта эше “профессоры”, дип атый (профессор сүзен куштырнакка әлеге юллар авторы алды). Байзет Баширов һәм башка картлар, Пчеловлар фамилиясе дә умартачылык үсеш алу белән бәйле килеп чыккан, дип уйлый.

 Моннан тыш, Ташлы ир-атларының шактые чолык умартачылыгы (кыргый бал кортлары балын җыю) белән дә шөгыльләнгән. Ул заманнарда, хәзерге җирләрдә удмуртлар яши башлаган вакытларда, урманнарда карт юкәләр булган. Аларның куышларында кыргый бал кортлары оялаган, җәй буе шактый бал җыелган.

Ташлыларның хуҗалык тормышында аучылык та мөһим урын алып торган. Ике йөз еллап элек, кешеләр бирегә төпләнгән вакытларда бигрәк тә. Ул чакларда урманнарда куян һәм бурсыклардан алып, бүре һәм аюларга кадәр чиктән тыш күп кыргый җәнлек һәм бытбылдык, кыр тавыгы, урман тавыгы, каз-үрдәк ише кыргый кошлар да бихисап булган. Еш кына сулыклар янында көзге-язгы сәяхәтчеләр – торналар – ял итәргә туктаган. Ташлы ир-атлары, кыр эшләреннән туктаган арада, ауга чыкканнар. Авыл аксакаллары истәлекләренә караганда, алар өйләренә буш кайтмаганнар.

Алексей Пронин

Автор фотосурәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев