Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Тугыз айдан җәй җитә

Көз җитте... Матур, ничектер көтелгән көз.

Тик ярап булмый безгә. Көзнең беренче төнендә бераз суытты да, вак кына яңгыр ява башлады. Таныш бер туташ, авыр сулап: “Менә, җәй дә бетте инде, яратмыйм суыкны”, – дип куйды телефоннан сөйләшкәндә. Әле атна-ун көн элек кенә ул: “Уф, кайчан бетәр бу эссе, туйдым, яратмыйм”, – дип уфтанган иде. Без бит гел шулай. Эссе булса – салкын кирәк, салкынча булса – эссене сагынабыз, булганга шөкер итү юк.
Авыл кибетендә бер карчыкның сатучыларга: “Нәстәмә дип ул егерме төрле колбасагызны кайтарып тутырдыгыз?” – дип ачуланып торганын күреп аптыраган идем.  Әле кайчан гына, бөтенләй үк карчык түгел чакта, шул ук апалар, шәһәргә барып, сәгатьләр буе колбасага чират торганын да хәтерлим әле. Аларның әйбер юклыктан зарланганын хәтерлим. Анда да начар иде, бүген дә нәрсәдер ярамый...
Брежнев вакытында Сталинны сагындык, Андропов вакытында – Брежневны. Горбачев килгәч, бөтенесен сагындык. Ельцин булганда Горбачевы ничектер якынга әйләнеп алды. Тәртип көттек. Килде тәртип.   Күбебез бу тәртип вакытында да кемнедер сагынырга маташа әле. Колбаса – дачурта, аракы – эчеп бетерерлек түгел, Брежнев вакытында еллар буе чират торып та ала алмаган машиналарны хәзер дәшми торсаң өеңә китереп, кредитка биреп китәләр.  Башкасын әйтмим дә инде...
Хәзер инде акча җитмәгәннән генә зарланабыз бугай. Тик анысы беркайчан да җитмәгән һәм җитмәячәк. Чөнки акча дигән нәрсә, синдә никадәр генә күп булса да, башка берәүдә барыбер күбрәк булачак. Шуңа җитми. Җитмәячәк тә...
Уйланып, нидер язгалап утыра-утыра өйдә тәмәке бетеп киткән икән. Бөтен кесәләрне актарып та бер генә сигарет та тапмагач, ятып йоклармын дигән идем – булмады. Озак азапландым. Психландым. Түзмәдем, киенеп, яңгырлы көзге төнгә чыгып киттем. Ә тышта – үзе җылы, үзе матур, рәхәт яңгыр ява. Берән-сәрән кешеләр, сирәк машиналар... Дымлырак, тик назлы көз җиле. Һава – саф.Тәүлек буе эшли торган кибеткә кереп алдым тәмәкене. Бар да җайланды. Кәеф күтәрелде, урамнан үткән машиналар да утлары белән миңа күз кыскандай тоела башлады.Тормыш чыннан да рәхәт икән бит! Яшибез әле! Булганына шөкер итәр өчен безгә әз генә булса да нидер җитми торуы кирәк күрәсең. Әз генә. Шул дәвалый.
Үтсен җәй. Килсен көз. Мәңгелеккә килми ич ул. Үзенә бирелгән өч аен тутыра да китеп бара. Аннан – кыш, ә кышлар һәрвакыт язлар белән тәмамлана. Аннан тагын җәй. Ерак та калмаган ич җәйгә...
Төнге бер тулып киткән иде инде.Теге таныш туташка шалтыраттым. Уяттым бугай – тавышы бик әкрен чыкты: “Берәр нәрсә булдымы әллә?” – диде ул, мин “булды” дисәм, шул ук мизгелдә киенеп минем янга чыгып чабарга әзер кеше кебек. “Булды, – дидем мин, тартмый торып тартканга бераз исерелгәнрәк тавыш белән. – Булды! Беләсең килсә, тугыз айдан җәй җитә!”
Бу төн йокысыз узды...

Илфак Шиһапов

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев