Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Тегүче Саимә

Исергәп авылында Хәкимә Гыймазетдин кызы һәм Мирзаҗан Гыймран улы Гыймрановлар гаиләсендә 1912 елның 8 мартында газиз кешем, инәкием – Саимә дөньяга килгән.

Ул кечкенә вакытында ук әтисе, ягъни минем бабам – Мирзаҗан Гыймран улы – Беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, батырларча һәлак булган. Бергә сугышка киткән Иске Турай авылы кешесе Хәмзә исемле хәрби дусты аның Польша чигендә вафат булуын гына хәбәр итә. Тормыш алга таба дәвам итә, әбием Хәкимәгә дә ничек тә яшәргә, кызы Саимәне ачтан үтермәскә тырышырга кирәк була. Шулай итеп Хәкимә әбием үзенең туган авылы Кызылъярга кайтып, итек басучы, умартачы Асылгәрәй Шәмсуар улына тормышка чыга. Тормышлар җайлангач, баласын кайтып алырмын дип уйлап, Саимәне Гыймран бабасы һәм аның икенче хатыны Мәлхәят әби карамагында калдыра. Менә шуннан соң, “артык кашык” булган Саимә өчен нужалы, авыр көннәр башлана. Асраулар һәм бәрәннәр генә торган таш йортта дүрт яшенә кадәр яши. Еласа юатучы, ачыкса ашатучы да булмый. Бераз вакыттан соң, Хәкимә әбием кушуы буенча, үги бабай Асылгәрәй Саимәне килеп ала. Чатнама кышкы салкын көн була. Сабый бала гына булган әниемне иске генә бер толыпка төреп, бер кирәкмәс төенчектәй арбага чыгарып ыргыта да, Кызылъярга алып китә. Башына, аяк-кулларына кияр киеме булмый. Сигез чакрым араны кышкы көндә шулай узган баланың хәлен күз алдына китерсәң, ничек исән калды икән, дип уйлап куясың.

Асылгәрәйгә тормышка чыкканнан соң, Хәкимә әбием бер-бер артлы унике бала тапкан. Шул унике бала арасыннан ике кыз һәм ике ир бала гына исән-сау үсеп җитәләр. Үзе дә кечкенә генә булган Саимә аларның төп караучысы була. Иртә таңнан торып, Ык елгасыннан көненә егермешәр тапкыр урап, көянтә-чиләк белән су ташып атлар, сыерлар һәм башка мал-туарны карау, коедан су ташып мунча ягу кебек эшләр дә аның арык кына җилкәләре аша үткән.

Колхозлашу вакытлары килеп җитә. Ике сыер, ике атны кереп алып чыгып китәләр. Шул вакытта активистларга каршы төшә алмаган кыз баланы, малларны биргән өчен, әнисе һәм үги әтисе каеш чыбыркы белән кыйнауга кадәр барып җитә. Күп тә үтми, һөнәрче байлар дип, Асылгәрәй бабайлар гаиләсен талап, үзен сөргенгә җибәрәләр. Асылгәрәй хәйләкәр, бик шома һәм җор телле була. Шундый авыр вакытта да ул чыгу юлын таба. Кыргызстан якларына барып, Фрунзе шәһәрендә кала. Анда өч ел яшәгәч, кире туган авылы Кызылъярга кайта. Ул вакытта инде бер өйләрен мәктәп итеп күчереп салган булалар. Гаилә читән өйалдылы дүртпочмаклы фәкыйрь генә өйдә кала. Тик кулы эш белгән бабай Уязы ягыннан сөян бурадан салынган өй алып кайта. Кабык һәм камыш белән генә түбәсен дә яба. Шулай итеп тагын үз көнен үзе күреп яши башлый.

1934 ел бик матур килә. Икмәк уңа. Шул елны инәкием Саимәне үз егетеннән аерып, “хәллерәк” кеше диеп, Исергәп авылының Мөхсин исемле егетенә кияүгә бирәләр. Биатай, бианай, дүрт каенсеңел, бер биагай (ирнең агасы) бер йортта яши башлыйлар. Бераз яшәгәч, ире Мөхсинне Урал ягына ике елга эшкә җибәрәләр. Аннан кайткач, 1937 елның 23 феврале көнне беренче кызлары Салиха дөньяга килә. Күп тә үтми, Мөхсинне тагын Чиләбе ягына эшкә җибәрләр. Бер елдан артык вакыт үткәч, аягына тимер төшеп имгәнә. Култык таякларында кайта. 1939 елның 20 октяберендә икенче балалары – Наил туа. Килен кеше өчен, әлбәттә, бианай-биатай йортында тормыш шома гына бармый. Сый-хөрмәт, игътибар яраткан өлкәннәр аны хезмәтче ролендә яшәтә. Шундый озак күрешми торганнан соң ире Мөхсин кайткан көнгә сөенеченнән бәлеш пешергән килен, өстәл янына да килә алмый кала. Өстәлгә бәлеш куелгач, кайнана аңа сыерлар савып керергә куша, аларны савып кергәнче, инде бәлеш ашалып бетеп, өстәл җыештырылган була. Каймак-майлар салынган савытлар барысы да таш келәттә саклана, ачкычлар кайнана кулында гына. Ул вакытта киленнәргә гаилә белән бергә утырып ашау бәхете тимәгән. Шул чорда халык телендә бер әйтем дә яшәгән, имеш коры-сары, икмәк катысы гына ашап яшәсә, килен күндәм була.

Аннан соң Мөхсинне Фин сугышына алалар. Аннан яраланып кайта. 1941 нче елга кадәр өйдә торып дәвалана. Шул ук елда Бөек Ватан сугышына китә. 1942 нче елның 5 гыйнварында дөньяга килгән кызы Саниясен күрә дә алмый кала. Курск дугасында өлкән сержант Мөхсин Закир улы снаряд шартлавына эләгеп, вафат булды дигән хәбәрне Татар Димескәе һәм Бәйрәкә кешеләре китерәләр. Иренең үле хәбәре килгәч тә, инәки ике ел биатай, бианай йортында ирен көтеп яши. Өч бала белән тол калган хатын, нәкъ кечкенә чагындагыча, “артык кашык” була. Аңа бер чуен, дүрт ярык кашык һәм бер агач табак биреп, куып чыгаралар. Чарасыз, урамда калган инәки балаларын ияртеп, ире сугышта, ә дүрт баласы ачлыктан үлгән Кәримә исемле карчыкның мунча-өендә тора башлый. Эшкә бик тырыш, авырлыкларны күп күргән инәки Исергәп авылының Казан кешесе урамында бер начар гына йортка күчә. Колхоз эшеннән калмый: урак та ура, сабан да сөрә, фермада да эшли. Итек басарга, мамыктан юрганнар сырырга өйрәнә, киндердән җеп эрли, кул белән киемнәр, капчыклар тегә. Теккән киемнәр, капчыкларны ул икмәккә алыштыра торган була. Шулай кул көче, күз нурларын түгеп, бераз акча эшли ала һәм “Зингер” дигән тегү машинасын сатып алуга ирешә. Бишмәтләр, фуфайкалар сыра, киемнәр, бүрекләр тегә башлый. Яшь кызларга бирнә өчен чыбылдыклар һәм башка кирәк-яраклар тегә. Үзенең иске генә пәлтәсен әйләндереп, яңадан сыра да, шуңа җитен сүсе өстәп, бер буаз танага алыша. Шулай итеп ул сыерлы да була. Киң күңелле әниебез пешкән ашлары, сөте-катыгы белән күп вакытта ачка интеккән күрше-күлән гаиләләрендәге балаларны үлемнән дә алып кала.

Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар бер кеше өчен дә рәхәт булмады. Бигрәк тә балаларын ялгызы гына кочып калган аналарга, бөтенләй дә ятим булып калган балаларга.

Ничек кенә булмасын, балалар үзләренә юаныч табып, гаиләгә дә файда китерә белделәр. Яз җитеп кар сулары китү белән урамдагы бала-чагалар җыелып инеш буена балык сөзәргә төшә идек. Әниләрнең җитен җептән суккан ашъяулыгы безгә зур табыш китерә иде. Иң күңелле мизгел - шул эреле-ваклы агачаяк, кушбаш, керкә, шамба балыкларын бүлү була иде. Кемнедер арты белән каратып утыртып “Бусы кемгә?” – дия-дия, үз өлешләребезне ала идек. Инеш буендагы авыш талдан сикереп суга чумулар, узыша-узыша йөзүләр – барысы да ул вакыттагы ятим балаларның авыр тормышын берникадәр вакытка гына оныттырып, хәзер бер матур төш кебек кенә хәтердә калган.

Инәкинең гомер юлында беренче очраткан егете, инде өйләнгән, бер кыз баласы булган Лотфулла Шәфигулла улы, кабат пәйда була. Егет чагында Мәдинә исемле бер кыз белән Урта Азия якларына чыгып киткән кешенең кире авылга кайткан чагы була. Сугыштан кайткан офицер дәрәҗәсендәге кеше инде, әлбәттә, җиңелрәк булган налог агенты кебегрәк эшләрдә эшли.

Инәкигә битараф булмаган Лотфулла ничек итсә итә, өч баласы булган тол хатынны барыбер үзенеке итә. Әлеге соңлаган мәхәббәт җимеше булып, мин дөньяга килгәнмен.

Сугыштан соңгы авыр еллар, аяксыздан-кулсыз дүрт ятим бала, кимсетүләр, күпме сүз, әлбәттә, инәки аларны үзе генә белгәндер. Чит кешегә беркайчан да сер бирмәде. Авыл өстендә, тирә-як авыл халкына барыбер кирәкле һөнәр иясе – “Матур Саимә”, “Тегүче Саимә” дигән исем-кушамат белән йөрде. Гомергә: “Син үзеңне дошман күреп, кимсеткән, рәнҗеткән кешегә итәгатьле бул. Аллаһ үзе белә”, – дигән сүзне югары тотып, алга атлады.

Ялгыз гына безне – дүрт баланы аякка бастырды, оныкларын үстереште. Үлгәндә дә ул: “Бүгенге матур тормышның кадерен белегез. Бәхетле яшәгез. Мин бит бер генә көнемне дә үзем өчен яшәмәдем. Гомер үткәне сизелми дә калды. Әйтерсең лә, бер ишектән кердем, икенчесеннән чыктым”, – диде.

Камил Шәмсуаров,

Исергәп.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев