Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Сугыш еллары онытылырлык түгел

Әдһәм Әхмәтҗановның бала чагы һәм яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Башка яшьтәшләре кебек үк, ул да кырда эшләгән, авыр хезмәт башкарган. Әдһәм Нәгыйм улы “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә үзенең тормышын бәян итә:

“Мин 1930 елда Макаров районы (Ишембай – ред.) Кузян авылында дөньяга кигәнмен. Минем туган җиремнең табигате бик матур. Авылыбыз ул чагында зур иде. Мәдәният йорты һәм җидееллык мәктәп бар иде, анда татар телендә белем бирделәр.

Минем Зәйтүнә исемле сеңлем бар иде, миннән өч яшь кече. Ул 1942 елда вафат булды. Көчле яшенле яңгыр башланганда, ул кырда булган. Манма су булган, ике айдан үлде. Өстәвенә ул гел ач торудан хәлсезләнгән дә иде.

Мин кече яшьтән колхозда эшләдем. 1941 елның августында һәм сентябрендә бодай, арыш көлтәләре бәйләдек. Ә кышын, хәтта утыз градуслы салкыннарда да, ашлык сугу машинасында эшләдек. Башта – трактордан эшли торган катлаулы машинада. Кыш урталарында, ягулык беткәч, атныкында. Әле дә исемдә, 1941 елда уңыш яхшы булды. 1942 елның язына кадәр диярлек көне-төне ашлык суктыруда хезмәт куйдык.

1942 елның язында мин ат белән чәчүдә эшли башладым. Берьюлы өч атны җигәбез, бер яхшы атны – төп җигүгә, икесен – ярдәмчегә. Ул чагында мин әле бала гына, ат белән идарә итәм, ә эш белән зур ир-ат идарә итә. Таң атканнан, кояш батканчы эшли идек. Бер көн эчендә дүртәр гектар җир чәчә ала идек.

Безнең сыер бар иде. Тик үзебезгә сепараторда аертканнан соң калган майсызландырылган сөт кенә эләгә иде, майны дәүләткә тапшырдык. Шуңа күрә тамак туймый, ач идек. 1942 елның язында аеруча интектек, яңа бәрәңге уңышын алганчы көчле ачлык булды.

1943 елда авылда атлар калмады, аларны фронтка алып бетерделәр. Кышын урманга утынга чана тартып яки сыер җигеп бара идек. Сугышка алынмаган өлкән яшьтәге ирләр ачлыктан хәлсезләнеп үлделәр. Аларга авылдан алты чакрым ераклыктагы урманга утынга барырга туры килә иде. Урманда чанага утын төяп, өйгә тартып кайтабыз. Чана янында карга егылып, туңган чаклар да булды. Барысын да сөйләп бетерерлек түгел.

Мин армия өчен юкә кайрысыннан чабаталар ясый идем. Ул чагында бер пар чабата өчен 100 грамм он бирәләр иде. Бер көндә ике пар чабата ясый ала идем.

Сугыштан соңгы елларда да җиңел булмады, хезмәт көне өчен бернәрсә дә бирмиләр диярлек. Мин 1949 елга кадәр колхозда хезмәт куйдым. Ә 1949 елда, Баулыга күченеп, нефть үткәргеч идарәдә эшли башладым.

1950 елда мине армиягә алдылар, өч ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, 1953 елда әйләнеп кайттым.

1953 елның ноябреннән Баулы нефть кудыру станциясенә электромонтёр булып урнаштым. Көндез эшлим, ә эштән соң кичке мәктәпкә йөрим. Чөнки сугышка кадәр мин туган авылымда бары өч сыйныфны гына укыган идем. Кичке мәктәпне тәмамлагач, читтән торып, Куйбышев энерготөзелеш техникумына укырга кердем, аны бик яхшы билгеләренә тәмамладым һәм нефть промышленносте электр җайланмаларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча электрмеханик дипломы алдым. Контроль-үлчәү приборлары мастерыннан өлкән инженер-энергетикка кадәр күтәрелдем.

Минем сәнәгатҗ производствосындагы өзлексез стажым 45 ел тәшкил итә. Колхозда тугыз ел эшләвемне дә исәпкә алганда, 54 ел була. Хезмәтем өчен, мине “Мактау билгесе” ордены, “Социалистик ярыш отличнигы” значогы белән бүләкләделәр, “Хезмәт ветераны” исеме бирделәр. 1982 елның августында Нефтьчеләр көнендә “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә лаек булдым.

Тормыш иптәшем Флёра белән ике ул – Илдар белән Айдарны тәрбияләп үстердек. Кызганычка каршы, озакка сузылган каты авырудан тормыш иптәшем вафат булды. Хәзер улларым – төп таянычларым һәм ярдәмчеләрем.

Бик яхшы күршем турында да язып үтәм, ул атна сан мине мунчага дәшә, хуҗалыкта булыша. Көн дә кереп, хәлемне белеп тора. Янәшәбездә шундый яхшы кешеләр булганда, яшәргә дә яшәргә әле”.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев