Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Үпкәләдем генә...

Күп еллар үтеп китте бу хәлләргә. Бу хакта бик язасы килеп йөрсәм дә, яза алмадым. Кыенсындым, уңайсызландым... Яраткан укытучың турында бары мактап кына сөйләргә була. Башкача булдыра алмаганга менә шулай дистәләгән еллар узып киткәндер. Ә ул вакыйга, хәер, вакыйга түгел, язмышымны тамырдан үзгәртергә мәҗбүр иткән бер көн хәтеремнән һич китми. Үпкә-рәнҗү шулай көчле булдымы икән?

Әнием мине гел: «Кешегә рәнҗергә ярамый, беркемгә дә үпкәләмә. Шундук оныт!» – дип өйрәтә иде. Юк, рәнҗедем дип әйтә алмыйм. Мәктәпне тәмамлап кына килгән 16-17 яшьлек бала рәнҗүнең ни икәнен белми дә бит ул. Тик ул сине гомерең буе озата бара икән, димәк, телисеңме син шуны, юкмы, рәнҗү буладыр инде ул.

Мин мәктәптә әйбәт укыдым. Шуңа имтиханнарымны да яхшы билгеләренә генә бирәчәгемә иманым камил иде. Бигрәк тә математика, геометрия фәннәрен яхшы белә идем. Хәтеремдә: өчәр-дүртәр бит мәсьәләләрне алдан эшләп куям да, дәрестә эшсез утырам. Математика укытучыбыз кайчак: «Бар, йөреп кер, башкаларга комачаулыйсың», – дип, дәрестән чыгарып җибәрә. Шулай итеп, имтиханнар килеп җитте. Геометрия фәне булдымы инде ул, алгебрамы, хәзер хәтерләмим дә, имтихан башланды. Укытучыбыз: «Йә, кайсыгыз әзерлексез генә сөйли?» – дип сорады. «Мин», – дидем. Чыктым да, 10 минут эчендә катлаулы гына күренгән мәсьәләне чишеп тә күрсәттем. Укытучы миңа карап торды-торды да, кулымнан җавапны тартып алып, андагы өчпочмаклы фигурага карандашын төртә-төртә: «Монда аерым сызык кирәк иде», – дип, бары шуны өчен, аңарчы да фәннәрен гел «бишле»гә укып барган укучысына «дүртле» куеп чыгарды. Мин моны һич көтмәгән идем. Ул хәтта аттестатка да шул билгене куйды. Ни сәбәптән икәнен һич аңламадым. Еллар үткәч, бер сорармын әле дидем, тик менә соңга калдым.

Ул бик усал иде. Әмма минем бик яраткан укытучым иде. Чыгарылыш кичәсендә сыйныфташларыма: «Борчылмасын, ул кайсы уку йортына да керәчәк», – дип әйтергә кушкан. Миңа барыбер иде инде. Ун ел буена «математик булам, университетның мехматына барам», дип хыялланган идем. Тоттым да, университетның башка бүлегенә укырга кердем. Белмим, кемгә үч иткәнмендер инде. Һәм үкенмәдем. Хәзер мин аңа шушы үчлеге өчен мең рәхмәтләр әйтәм. Язмышымны бөтенләй икенче якка борып җибәрде ич ул.

Туган ягыма кайткан саен мәктәпкә кереп, шул хакта аңа әйтәсем килеп йөрде. Йөрәк җитмәде. Ни дисәң дә, укытучың бит. Ә шулай да, читтән генә аның язмышы белән кызысынып тордым: пенсиягә чыкканын да, малае өйләнгәнен дә, килененең мин укыган мәктәптә укытуын да... Иренең шул килен белән чуалуын да, бөтен мал-мөлкәтне шул киленгә яздыруын да, укытучымның улы белән өйдән чыгып китүен дә... Белеп тордым, кызгандым һәм уйлап куйдым: чыннан да, әллә кешене тикмәгә кыерсытулар үзеңә бер әйләнеп кайтамы икән? Алай дисәң, әйтәм ич, рәнҗемәдем дә. Үпкәләдем генә.

Бәлкем, озак вакытлар язарга кул күтәрелмәгән шушы гыйбрәт хакында сөйләргә мине Арчадагы Өлкәннәр йортындагы бер очрашу этәргәндер. Аның хуҗасы Гөлназ ханым Төхвәтуллина белән коридор буенча барабыз. Ул чәчләренә чал йөгергән шактый өлкән яшьтәге бер әби янына туктала, исеме һәм әтисенең исеме белән эндәшеп, хәлен сораштыра.

– Нигә башкаларга әйткән сыман «әби» генә түгел ул?

– Атказанган укытучыбыз ул безнең, – ди Гөлназ ханым. – Аның тарихын сөйләсәңме?!

Диванга сыенып, телевизор экранына баккан әбиебез дә заманында «усал» дип даны чыккан укытучы булган. «Балаларны бик рәнҗеткән ул, – ди таныштырып йөрүчем. – Син булдыксыз, син аңгыра, синнән берни чыкмый», – дип кенә сөйләшә торган булган. Хәзер әнә өч кызының өчесе дә аның белән яшәргә теләми. «Ул безнең өчен күптән үлгән инде», – диләр.

Моңа ни дип әйтәсең? Кылган һәр гамәлең әйләнеп кайтучан. Бер елданмы ул, ун елданмы... әйләнеп кайтучан. Шулдыр инде ул рәнҗеш дигәнең...     

 Мәдинә КАШАПОВА

http://syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=7990

Фото https://pixabay.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X