Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Пётр Зотагин: “Эшчәнлегем лаеклы бәяләнде”

Бүген, 20 июнь, Петр Александрович Зотагинга 85 яшь тулды. Без сезгә автор турында язманы тәкъдим итәбез.

Мин 1935 елның 20 июнендә Татарстанның Будённый районы Иске Борындык авылында крестьяннар Александр Осипович белән Анна Захаровна Зотагиннар гаиләсендә туганым Мария белән бер сәгатьтә дөньяга килгәнмен. Кызганычка каршы, Мария дүрт яшендә вафат булган.

Әтием – “Авангард” колхозында комбайнчы, әнием бригадир булып эшләде. Сүз уңаеннан, мин дүртенче класстан җиденчегә кадәр комбайннан колхозның ындыр табагына, үгез җигеп, ашлык ташуда эшләгәндә, бригадир минем хезмәтемнең дә исәбен алып бара иде. Ул мине көн дә иртәнге сәгать алтыда уята, һәм мин күз ачып йомганчы фермага чабам, чөнки Мишка кушаматлы иң күндәм үгезне җигәргә өлгерәсем бар. Өлгермәсәм, көйсез булганга бик яратып бетерми торган Соколик кушаматлы икенче үгезне бирәләр. Эссе бер көнне, колхоз амбарына ашлык ташыганда, Соколик, бәйләнчек кигәвенне койрыгы белән куып, арбаны Свияга елгасына алып кереп китте. Ярый әле ике өлкән кеше ярдәмгә килде, юкса ашлыкны батыра идем. Ул чагында, тугыз яшьтә генә булсам да, төрмәдән котылып калып булмас иде.

1943 елда әтиебезне фронтка озаттык. Тиздән ул Вязьма шәһәре янында каты яраланды, әниебез аны ярым үлгән хәлдә өйгә алып кайтты, өч атнада ул дөнья куйды. Әтине җирләгәннән соң, абыем Иванны да сугышка алдылар. Ә мин мәктәпкә укырга кердем.

Тиздән без Иваннан хат алдык, ул үзен Кремль гарнизоны батальонына хезмәт итәргә җибәрүләрен хәбәр итте. Аңа Иосиф Сталин кабинеты һәм Владимир Ленин мавзолее янында да сакта торырга туры килгән.

 Без әни белән Иванның Кремльдә хезмәт итүе белән горурлана идек. Һәм менә мин шул чагында ахмаклык эшләп ташладым: классташларыма гомердә булмаган уйдырма сөйләдем. Имеш, Иван тиздән Сталин белән, Гитлерны тотып, авылыбызга алып килеп, аны авыл советы янында асып куячаклары турында хат язган.

Тиздән авылыбызда бер кешенең СССР Югары Советы Президиумына: “Ни өчен совет халкы дошманына Кремльдә хезмәт итүне ышанып тапшырасыз?” – дигән сорау белән хат юллавы билгеле булды. Имеш, рядовой Иван Зотагин шундыйлардан.  Әлеге кабахәткә ышанып, аның хатын тикшерми дә торып, Иванны Люберцыга хезмәт итәргә күчерделәр. Кызганычка каршы, Кремльгә хат язган ул кешенең әлегә кадәр кем икәнен белә алмадык.

Мин тугызынчы класста укыганда да бер күңелсезлек булып алды. Дәрес вакытында безнең класска мәктәп директоры Иван Ирзин килеп керде дә кулымнан тотып алып, болай диде: “Петя, без сине мәктәптән чыгарабыз, өченче ел инде уку өчен түләмәгәнсең”.

Ул заманнарда югары класс укучылары, укыган өчен, бер елга 150 сум акча түләргә тиеш иде. Сугышта катнашкан кешеләрнең балалары гына түләүдән азат ителә иде. Әтиемнең фронттан яраланып кайтканын белгәнгә күрә, миңа да түләргә кирәкми, дип уйладым. Алай булып чыкмады. Өйләренә кайтып үлгән кешеләр сугышта катнашучылар булып саналмый икән. Мин бу хакта мәктәп директорына сөйләдем һәм, һичшиксез, укыган өчен киләчәктә түләргә вәгъдә бирдем. Тик ул киләчәк озакка сузылды. Унынчы классны тәмамлагач, миннән кала, бар классташларыма аттестат тапшырдылар. Миңа исә, Борындык сөт заводында йөк бушатучы булып эшләп, аена 700 сум хезмәт хакы алып, мәктәптә укыган өчен түләгәннән соң гына аттестат бирделәр. Ул вакытта машина арбасына сыр төягәндә, умыртка сөягем җәрәхәтләнде. 100 килограммлы тартма тоткан килеш сөт заводы подвалында егылдым. Берникадәр вакыт өйдә яткананн соң, авылдан җәяүләп район үзәгенә киттем. Анда конкурс нигезендә “Будённовец” район газетасына җаваплы секретарь булып эшкә урнаштым.

Гаҗәеп мөхәррир Юрий Щелыванов белән бер ел эшләгәннән соң, эштән китү турында гариза яздым, Саратов хәрби пехота училищесына укырга керергә ниятләдем. Саратовта өч имтихан тапшырганнан соң, миңа хәрби форма бирделәр, тик бу озакка бармады. Пехота училищесы курсанты булуыма ике атна да узмады, Саратовта дизентерия тарала башлады. Ул безгә дә килеп җитте. Мин һәм тагын ике курсант авырып киттек, һәм безне госпитальгә салдылар. 20 көн ятып та, сәламәтлегем яхшырмагач, администрация мине учлищедан чыгарды.

Өйгә кайтып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Башта – ТАССРның Будённый районы Кошко-Тәнәк җидееллык мәктәбендә, аннары – Әлшәй һәм Иске Борындык урта мәктәпләрендә. Әлшәй авылында эшләгәндә, математика укытучысыннан трофей аккордеон сатып алдым. Анда берничә көй уйнарга өйрәндем, аннары мәктәптә югары классларда укучылардан вокаль төркем оештырдым. Без алар белән Әлшәй авылыннан ерак булмаган 20 авылда концерт куйдык.

1958 елда безнең Будённый районын Чүпрәле һәм Буа районнарына бүлделәр. Октябрь аенда мин Буа районы редакциясенә эшкә чыгарга тиеш идем, тик партия обкомы миңа Баулы районының “Знамя” газетасы редакторы урынбасары вазифасын тәкъдим итте. Мин бик теләп Баулы эшчеләр бистәсенә китәргә ризалаштым, тик, редакциядә бер елга якын эшләгәч, безнең Баулы районын Бөгелмә районына куштылар, һәм мин тагын эшсез калдым. Тиздән миңа Баулының 2нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасын тәкъдим иттеләр. Анда мин хөрмәтле укытучы һәм 8Б, 9Б, 10Б класслары җитәкчесе булдым. Сигезенче класста мин туризм, футбол һәм туплы хоккей буенча өч секция оештырдым. Бөтен яшь спортчы малайлар да бик яхшы уйнадылар. Минем класстагы кызлар укытучыларын бик хөрмәт итәләр иде. Мин еш кына аларга ирекле темага сочинение яздырта идем, һәм аларның күбесе укытучылары турында зур хөрмәт белән язалар иде. Андый сочинениеләрне уку рәхәтлек бирә иде. Бер сүз белән әйткәндә, миңа мәктәптә эшләү ошый иде. Тик, көннәрдән бер көнне беренче секретарь Иван Жжонов мине КПССның район комитетына чакырып алда да:

  • Хөкүмәтебез милициядә эчке эшләр бүлеге начальнигының сәясәт-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын кертә. Безнең райком бюросы әлеге вазифага сезне куярга булды, Пётр Александрович, – диде.

Мин бу тәкъдим белән озак вакыт ризалашмадым. Һәм барыбер 1969 елның февралендә район эчке эшләр бүлегенә мине әлеге вазифага билгеләү турында боерык кергән. Мин анда 1997 елның июленә кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, эшләдем. Шул гомер эчендә атнага ике тапкыр кичләрен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортына сугыш һәм хезмәт ветераннары хорына йөрдем. Хор белән балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Любовь Лазарева җитәкчелек итә иде. Ә әлеге мәктәп укытучысы Юрий Карпушкин белән без 1985 елда район эчке эшләр бүлегендә ир-егетләрдән торган “Милицийские соловьи” ансамблен оештырдык. Коллектив 1987 елда СССР эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең Бөтенсоюз фестивалендә лауреат булып танылды, ә 1989 елда Мәскәү шәһәренең Дзержинский исемендәге паркында, Измайлов паркында һәм күн-аяк киеме комбинатында бер атна концерт куйдык.

Ә ветераннар хоры җитәкчесе Любовь Лазарева хорга йөрүчеләрдән ансамбль оештырды, аңа мин, Николай Владимиров, Николай Козлов, Геннадий Беляев, Людмила Вәлиева, Бухарест Гарипов кердек. Без Идел буйлап Казаннан Волгоградка кадәр “Михаил Калинин” теплоходында круизда булдык. Ул 2003 елның 10-17 июнендә Казанның мең еллыгы уңаеннан үткәрелде. Җиде көн буе теплоход палубасында Татарстанның 280 ветераны башкаруында җырлар, шигырьләр яңгырады. Жюри бәяләмәсе буенча, Баулы төркеме беренче урынга лаек булды. Анда тапшырылган диплом Баулы туган як музеенда саклана.

Волгоград шәһәре пристаненә килеп җиткәч, мин үземнең “Бавлинцы – молодцы” җырымны башкардым. Волгоградта яшәүче Советлар Союзы герое Гордеев аңа “бик яхшы” бәясен бирде һәм:

  • Минем беркайчан да Баулыда булганым юк, хәзер исә минем анда барасым килә башлады, – диде.

1980 елда мин өч ай Мәскәүдә хезмәт иттем, СССРда XXII җәйге Олимпия уеннарына әзерлек вакытында һәм аны уздырганда Лужники стадионында тәртип һәм иминлек сакладым. Яхшы хезмәтем медаль белән бәяләнде.

Дөресен генә әйткәндә, минем бар эшчәнлегем лаеклы бәяләнде: 2012 елның гыйнварында миңа, Баулы район Советы карары белән, “Баулы муниципаль районы мактаулы гражданины” исеме бирелде; 2012 елның апрелендә, Россия ветераннар советы президиумы карары белән, “Россия эчке эшләр министрлыгы традицияләренә тугры хезмәт өчен” ордены белән бүләкләндем (мин 18 ел дәвамында Баулы районы эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе булдым); 1987 елның 26 августында, ТАССР Югары Советы Президиумы боерыгы белән, хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирүдә уңышларым өчен, “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.

Моннан тыш, мин искиткеч яхшы кыз, 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Тамара Дрыгина белән гаилә коруым белән бәхетлемен. Без 1966 елның 25 февралендә өйләнештек, улыбыз Вадим белән кызыбыз Светлананы тәрбияләп үстердек. 2014 елда Тамара Петровна белән безгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар.

Без киленебез Оля һәм киявебез Илшат, оныкларыбыз Эльвира, Даша һәм Ариша булуына да бик шатбыз. Алар да безгә зур хөрмәт белән карыйлар, алардан бер генә начар сүз дә ишеткәнебез юк. Сәламәтлегем белән күп кенә проблемаларым булса да, алар белән бергәләшеп әле озак еллар гомер итәсем килә.

Мин әле Баулы шәһәре Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарының рус үрнәк халык хоры солисты һәм старостасы, район үзәк китапханәсендәге рус шигъриятен сөючеләрнең “Вдохновение” клубы рецензенты һәм әгъзасы да булып торам.

Пётр Зотагин

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев