Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

КЫЗЫЛ КҮЛМӘК

Яңа елдан күпләр ниндидер тылсым, сер көтә. Белмим нидәндер, мин үзем бер могҗиза да көтмим. Алай да Яңа елда бер дә көтелмәгән сөенечләргә юлыкканым булган икән. Күңелдәге хатирәләрне барлый башлагач, шушы тылсымлы бәйрәм белән бәйле бер хәл искә төште.

Без укыган елларда мәктәптә бик матур итеп Чыршы бәйрәме – бал-маскарад үтә торган иде. Ике катлы таш мәктәпнең зур залында бие-е-ек чыршы бизиләр. Аны алып кайткан көнне барыбыз да түземсезлек белән көтәбез. Без югында алып кайтып куймаганнармы алай-болай, дип, юк йомышны бар итеп, спорт залы урнашкан икенче каттан урыйбыз. Менә берзаман мәктәп ишегалдына арты белән чигенеп зур йөк машинасы керә. Арбасында... Барыбыз да зарыгып көткән чыршы!!! Арбага гына сыеп бетмәгән, очы җирдән сөйрәлә. Зу-у-ур шундый! Ул көнне дәрестә гамь калмый. Шушы көнгә физкультура дәресе булган класслар бәхетле! Алар чыршы исенә, аңа уралып кайткан тәмле урман, саф һава, ылыс исләренә кинәнә инде. Бәхетлеләр!

Башлангыч сыйныфларда укыганда тизрәк зур буласы килә. Зур буласы килүнең бер сәбәпчесе шушы чыршы. Чөнки аны зур класслар бизи. Ул вакытта ник шундый матур булды икән ул чыршылар? Хәзер менә әллә нинди әкәмәт итеп бизиләр, ул вакыттагыча матур күренми.

Мәктәптә Яңа ел алдыннан гына була торган ыгы-зыгы куба. Бөтен класс бер булып әйлән-бәйлән өйрәнә, күмәк башкарасы җырларны кабатлый. Әле һәр классның үз чыгышы да буласы. Аннары инде аерым номерлар.

Безнең әни бик оста тегә иде. Сеңлем белән безне куандырасы килеп, һәр елга берәр төрле костюм әзерләргә тырыша. Бер елны ул икебезне дә украин кызлары итеп киендерде. Ак бәздән блузкалар текте, аның җиңнәрен аллы-гөлле чигешләр белән бизәде (менә ахмаклар, шуларны саклыйсы дип тә белмәгәнбез без), ак төстән – эчке итәген, көрән җирлеккә кызыл-сары вак чәчәкләр төшкән тукымадан өске итәген текте. Ак сатин алъяпкычларны инде үзебез чигеп бизәдек. Сарылы-кызыллы тасмалар тагылган такыяларны да киеп куйгач, чып-чын украин кызлары булган да куйган идек. Мин әле ул елны украин кызлары биюен дә башкардым.

Тагын бер елны ул безне татар кызлары итеп киендерде. Яшел ефәктән бала итәкле күлмәкләр текте. Ак бәз яулыкларның читен мерешкалап бизәде. Канатлы ак алъяпкычлар текте. Кул эшенә иллә дә оста иде шул ул. Тегүен дә тегә, чигешнең дә ниндие кирәк шундыен чигә, бәйли дә, челтәр дә үрә... Кич эштән кайтканнан соң, төне буена утырып тегә иде бит ул аларны. Сеңлем белән тегү машинасының тигез генә текелдәгән тавышына йоклап китәбез, иртән тагын шул тавышка уянабыз. Әле бит миңа бер пар, сеңлемә бер пар итеп тегә.

Хатирәләргә бирелеп, теге Яңа елдан ераклаштым мин. Ул елны әни безгә яңа күлмәкләр тегә алмады. Кибетләрнең дә шып-шыр буш чагы. Ә бик тә яңа күлмәк киясе килә. Эх, өр-яңа күлмәгеңне киеп әйлән идең шул бал-маскарадта. Сине дус күрми йөргән кызларның янсын иде йөрәкләре! Ул елны мин яңа күлмәксез генә каршыларга әзерләндем.

Әниемнең бертуган абыйсы белән энесе диңгезчеләр иде. Алар ел буе диңгездә балык тоталар да, җәен кунакка кайталар. Сумка тутырып күчтәнәчләр, бүләкләр төяп кайтып төшүләре үзе бер зур бәйрәм. Ул бит җәй көне, ә хәзер кыш, абыйларның кайтырына ярты елдан артык вакыт бар әле.

Иртәгә мәктәптә Чыршы бәйрәме дигән көнне әни авылга – дәү әниебез янына кайтып килде. Дәү әни ялгызы яши һәм аның тормышын сөйрәү дә күбесенчә безнең әни җилкәсендә булды. Авылдан кош тоткандай сөенеп килде ул. «Кызым, анда абыең кайткан. Сиңа бер бүләге бар, әнә үзең сумкадан ачып ал әле!» Бүләккә кем сөенмәс. Әле ишек катындагы сумканы барып ачканчы ук хыялым әллә ниләрне барларга өлгерде. Курчактыр! Әллә унике төсле фломастерлар микән?

Ә анда-а-а!!! Юк, курчак та, фломастерлар да түгел – күлмәк иде! Өр-яңа! Мин бал-маскарадка киеп барачак гаҗәеп матур күлмәк! Кып-кызыл төстә иде ул. Күбәләк канатлы. Алдына караңгы зәңгәр төсле сеткадан кесәләр тегелгән. Бер кат бәби итәге дә шул караңгы зәңгәр төстән. И куанганнарым! Аннары ул күлмәкне Сабантуена да киеп чыктым әле. Менә бит, могҗиза юк дип әйт син шуннан соң.

Лилия Гәрәева

http://syuyumbike.ru/ani/?id=6857

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев