Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Кемгә нинди картлык бит...

Социаль темага язучы журналист буларак, үз гомеремдә Өлкәннәр йортларында еш булырга, төрлесен күрергә, гыйбрәт алырдай, сабак булырдай бик күп мисаллар белән очрашырга туры килде.

Ул очрашуларны, йөзгә-йөз карап, якын туганын күргәндәй эчкерсез сөйләшүләрне һич онытасым юк. Үз-үзләрен карый алмас хәлгә төшеп, картаеп, тәмам эштән чыккан бер көндә (ә ул көн барыбызга да килә), моңарчы дөнья җимертеп йөргән, бөтен тормыш мәшәкатен үз җилкәсендә алып барган, сыкранмый-зарланмый гына оныкларын үстерешкән карт-карчыклар, кирәксезгә, артык кашыкка әйләнеп, шушында килеп эләгә. Мин аларны гел Балалар йортларындагы ятим балалар белән чагыштырам. Алар да, әниләренә-әтиләренә кирәкмәс булганга, ятимнәр йортында тәрбияләнергә мәҗбүр була бит. Тик алар, үсеп, канат чыгарганчыга кадәр яшәсә, карт-карчыклар киресенчә... Чөнки беләләр: аларны инде биредән берәү дә килеп алмаячак, балаларына алар кирәкми. Ләкин алар бу сүзне беркемгә дә әйтмәс. Баласын хурламас, аңа үпкәләмәс, рәнҗемәс. Чөнки ул аның баласы, күз нуры, үзәгеннән өзелеп төшкәне. Һәм ул иң-иң әйбәте дә икән әле. 
Казаннан якында гына урнашкан төбәкләрнең берсендәге Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 79 яшен тутырып килүче карчык миңа моны сер итеп әйтә шикелле. Ул ике кыз әнисе. Икесе дә – кияүдә. Икесенең дә икешәр балалары бар. «Бик әйбәт алар. Минем өчен җаннарын бирергә әзер, – ди әби мине хәйран калдырып. – Тик менә кияүләре генә мине күпсенә. Авылда рәхәт яшәдем. Күршеләрем дә хәлемне белешеп, кергәләп-чыккалап йөрделәр. Нәрсә дип килдем ул Казан калаларына? Әйттеләр миңа: «Ташлама туган нигезеңне, йортсыз калсаң, кайтып керер җирең булмаса, нишләрсең?» – диделәр. Мин тыңламадым. Алма кебек ике балам булганда».
Кызлары, чыннан да, әби янына ике көннең берендә килеп йөриләр икән. Тормышта шулай да була: кияүгә ярамасаң да, көн итеп булмый. «Тормышларын боза алмыйм бит инде мин аларның», – ди карчык сүзен тәмамлап.
Рәхәттә яшәгән карт-карчыклар да аз түгел. Андыйларны да беләм мин. Буа районында яшәүче Мәдинә һәм Газиз Сөнгатовлар балалары турында: «Әни-әни», дип кенә торалар, «авырып торам әле дисәң, төн уртасында килеп җитәләр», – дип сөйлиләр. Барысы да гаиләдәге тәрбиядән, ата белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрдән тора. Бу хакта язып та, сөйләп тә карадык инде. Ләкин, ничек кенә димик, баласының ата-анасыннан баш тартуы очраклары әледән-әле булгалап тора.
Шушы көннәрдә генә Киров өлкәсенең Нокрәт Аланында булып кайттым. Бер уңайдан танышларым – Сәүдә апа белән аның кызы Фирдәвес Әскәроваларда кунакта булып чыктым. Сәүдә апа әле күптән түгел генә 98 яшен тутырган. Аңа ул яшьне берәү дә бирми. Ул, күзлеген кияргә дә онытып, газета-журналлар укый. Бүгенге көн темасына гәп куертып алырга да күп сорап тормый. Ак яулыклы мөлаем бу карчык өй түрендә утырган фәрештәне хәтерләтә. Теле матур, тавышы ягымлы, сүзләренең дә тәмен белеп кенә, көйләп кенә сөйли. 
– Ничек шулай сакланды ул?! – дип соклануыма, кызы: «Яшь чагында әти белән икәүләшеп гел алма ашыйлар иде алар», – дип көлә. Ә минемчә, моның сере гади: чиста күңелле булуда, гел матурны гына уйлауда, кешеләргә яманлык кылмауда, гайбәтләргә бирелмәүдә... Әнә бит әле бая да, китәргә җыенам, ә ул: «Юл догасы укырмын, исән-сау гына кайтып җитә күр», – дип, артымнан изге теләкләр тели-тели озата чыга.
Картлык – ул кемгә ничек килә. Кемне ул бик тиз бөтереп ала, кемгә – ашыкмый гына, сиздерми генә килә. «Картайганымны сизми дә калдым», – диючеләр азмыни?! Ә кемне, чәчләре чаларып, саргайган яфрак сыман йөзендә нуры киткән, инде бу дөньядан берни көтмәгән бер мәлдә, уңлы-суллы тотып яңаклый. Якыннарыңнан аера, чит тәрәзәләргә бактырып, күз нурын койдыра. Картлык – ул яшьлектәге тормышының көзгедәге чагылышы. Гомернең моңсу бу чорына күңелең бөредә чагында ук әзерләнә башларга кирәктер шул...
Мәдинә Авзалова 

http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/actual-tema/?id=8101

Фото https://cdn.fishki.net

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев