Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Исергәпнең сугыш чоры балалары

Авылда бүген күпме сугыш чоры баласы яши икән дип, Исергәптә яшәүчеләр исемлеген барлыйм. Исәннәр – 85ләп кеше. Исәннәрне күреп, сөйләшеп, фотоларын алып, алар турында исемләп язу кирәк дип уйладым. Бу бит безнең тормыш, безнең әти-әни, абый-апаларның үткәне. Сугыш чорында халкыбыз күргәннәр онытылмасын да, кабатланмасын да, аларның рух ныклыгы безгә үрнәк булсын иде.

Бибигөл апа Әхмәтсафа кызы

Авылыбызда сугыш чоры балаларының иң өлкәне – Бибигөл апа. Аңа 91 яшь. Хәлен белим әле дип кергәндә, күршесе Райга белән сөйләшеп утыралар иде. Бибигөл апага үз яшен биреп булмый, зиһене үткен, хәрәкәтләре җитез. Өенә ремонт ясату белән мәшгуль икән: бүлмә өстәп, өен киңәйттергән, түбәсен яңа калай белән яптырган, матур итеп тышлаткан. Эчке эшләрне һаман бетереп булмый әле, бүлмәләрдә тәртип ясыйсы бар, дип искәртеп алды. Менә әбиләр! Тормышның кадерен, ямен белеп яшиләр, һәр булган сәмәннәрен заяга түгел, файдага тота беләләр шул.

Сугыш башланганда 13 яше тулган Бибигөл өлкәннәрне алыштырып, башка үзе кебекләр белән рәттән, нинди эшкә кушсалар шунда эшли. Нык холыклы, җитез кыз, кешегә салынмыйча бөтен шартын китереп ат җигә белә, үзе теләп атлы эшкә алына. Яхшы атларны ир-егетләр белән рәттән сугышка алып бетергәннәр. Хуҗалыкта ябык, хәлсез атлар гына калган. Шул калган атлар арасында бер баш бирмәс усал ат була.

– Җигәргә тотып ала алсаң, шәп йөри, арымый иде ул, мин ничек тә шуны тотарга тырыштым. Безнең үзебезнең бик матур, көчле атыбыз бар иде. Әти белән аны да сугышка алдылар, – дип, моңсуланып искә төшерә Бибигөл апа.

Атлары кайтмый, бәхеткә, яраланган әтиләре сугыштан исән кайта.

Сугыштан соңгы еллар яшен-картын аямаган, ачлык, хәерчелек еллары булып халык хәтеренә уелган. Ул елларда эшләгән өчен акча түләнми, икмәк уңса, хезмәт көненә бераз өләшенә. 1946 елда, корылык сәбәпле, иген уңмый. Тагын ачлык.

Хәерчелектән, ачлыктан котылырга теләп, читкә торф чыгаруга китүләр була. Яз көне вербовщик килеп, кызларны Горький якларына җыеп алып китә, алар аннан көз кар төшкәч кенә кайталар. Берничә ел рәттән шулай кабатлана. Безнең авылдан Каинә, Сәгъдүнә, Сания апаларның торфта эшләгәннәрен беләм. Бибигөл апа да алар арасында. Юлдашлары – шулай ук сугыш чоры балалары. Бераз булса да акча эшләп кайту бит максатлары. Кая инде ул акча эшләү: җирле халыктан булган надсмотрщик кызларга даими бәйләнә, өеп куйган торф кирпечләрен, дөрес өймәгәнсез дип, тибеп очыра, нормагыз тулмады дип акчаны кисә. Шул сәбәпле эшләгән акча ашауга бетеп бара диярлек.

– Бер кыска куртка сымак әйбер сатып ала алдым, өскә кияргә дә гел юк иде бит, – дип, хатирәләрен яңарта ул. Ярый әле чирләмәгәннәр, исән-сау әйләнеп кайтканнар.

Кияүгә чыккач та бөтен гомерен колхозда эшләп үткәргән Бибигөл апа, шул җиккән аты кебек бирешмәскә тырышып яшәгән.

 

Сәгъдүнә апа Шакир кызы

1932 елда туган Сәгъдүнә апа сугыш башланган көнне бик ачык хәтерли.

– Без әнием Гөлниса белән бакчада бәрәңге күмә идек. Күршебез Хафиз абый кереп: “Әзер торыгыз, сугыш башланган, Шакирны алырлар”, – диде. Шулай булды да, әтиебез беренчеләрдән булып сугышка китте. Яраландым, дигән бер хаты килде, аннан үлү хәбәре, – дип искә ала ул.

Сәгъдүнә апа гаиләләрендә бердәнбер бала калган: туганы кечкенә вакытта чирләп үлгән. Сугышка кадәр тормышлары көйле генә барган: башкалар кебек әти-әнисе икесе дә колхозда эшләп, мал асрап яшәгәннәр. Сугыш башлангач аягында басып торган һәркем колхоз эшенә җәлеп ителгән инде: 30 сутый урылган арышны көлтәләү – тугыз яшьлек Сәгъдүнә апаның беренче эш нормасы була.

Гөлниса апа да, һәр авыл хатыны кебек, ат җигә белгән. Ат юк инде хуҗалыкларында, әмма ат дирбияләре сакланган була. Сыерны йөк ташырга җигеп карыйлар – әкрен йөрсә дә, тарта бит малкай. Шулай сыер җигеп, үз кирәкләренә печән, утын ташыйлар, ачлыктан, суыктан бераз булса да котылу җаен табалар, исән калалар.

Сәгъдүнә апа бөтен гомерен колхозда фермада эшләп үткәрде. Аның хезмәт кенәгәсенә һәр елны өч йөздән артык эш көне язылып барган. “Татарстан АССРның иң яхшы дуңгыз караучысы” дигән исеме бар. Ире Варис абый да дуңгызчылыкта булды. Һәр икесенең дә күп мактау кәгазьләре саклана, фотолары район газетасында басылган. Менә алдынгыларның күкрәгенә бәйли торган кызыл комачлар... Авылда дуңгыз фермасы юк хәзер. Анда эшләгән еллар бер хатирә генә.

Варис абый вафат, апабыз ялгыз яши. Җәй көне бакчасында эшли. Безнең урамда иң чиста, каралган, чүпсез бакча аныкы. Иң иртә өлгерә торган эре помидорлар, чиләкләп җыярлык карлыган, җиләк тә Сәгъдүнә апа бакчасында үсә. Җирнең серен, хезмәтнең тәмен белә ул. Сорасаң, ничек үстергәне турында бик рәхәтләнеп сөйли, өйрәтә. Шулай өйрәтеп кенә калмый, сораган кешегә помидор орлыкларын, җиләк үсентеләрен дә бирә.

Авыл турында мәгълүмат җыям бит, аңа да кагылыр чак җитте. Кердем. Ишекләре ачык, үзе күренми. Күзем күрше бакчасына төште – Сәгъдүнә апага ошаган кеше күршедә чүп утый. Эндәштем. Ул икән. Күршеләрендә өч балалы әрмән гаиләсе тора.

– Әллә җитешмиләр, бакчаларын утамыйлар, чүбе миңа керә, – ди.

Яше туксанга җитеп килсә дә, хуҗалыгын, йортын тәртиптә тотуда барыбызга үрнәк булып тора ул. Барган саен күзәтеп, бу тәртипнең асылына төшенергә тырышам. Аның өендә әйбер күп түгел, һәр нәрсә үз урынында. Әйбергә сак. Ул кулына тоткан әйберне һәрвакыт урынына куя. Әйберләрен бик чиста тота. Эшләгәндә кул хәрәкәтләре салмак, ашыгып, каударланып эшләми, савыт юганда да түкми-чәчми юа. Яше өлкән булганнан түгел, шулай гадәткә кергән. Аның турында иптәшләре: “Сәгъдүнә һәрвакыт уйлап, җаен белеп эшләде”, – дип юкка әйтмиләрдер. Яшәве дә җаен белеп, тәртип белән.

 

 

Мәгъсүмә апа Насыйбулла кызы

Күпме кыенлыклар күреп яши адәм баласы: ятимлек, ачлык-хәерчелек, эштә изелү, рәнҗетүләр... Күргән авырлыклар да холкын ярсытмаган, бозмаган, күңелендә гаделлек хисе сүнмәгән, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып кала алган кешеләр тирәбездә аз түгел. Авырлыкны йотарга көчләре җитеп, яхшы көн килеренә өметен сүндермичә, булганына шөкер итеп үткәрә андыйлар кыенлыкларны. 1931 елда туган күршебез Мәгъсүмә апа шундыйлардан. Аны гына аерып күрсәткән өчен гаепләмәсләр дип уйлыйм. Күршебез язмышын ныграк белгәнгә язам. Югыйсә, кергән һәр өйдә очрашкан кешеләрнең якты йөзле, ягымлы булуын, миңа ярдәм итәргә әзерлекләрен күреп сөендем. Рәхмәт авылдашларыма.

Нык хуҗалык белән яшәгән Мәгъсүмә апаның әтисе Насыйбулла агай колхозга керми. Тол калганнан соң икенче тапкыр өй-ләнгән агайның гаиләсе зур, эшче куллар җитәрлек була, мал-мөлкәтен туздырасы килмәгәндер инде. Каршылыгы өчен җәза да озак көттерми: өйләрен кисеп алып, аларга бер бүлмә генә калдыралар, абзар, мунчаны барсын сүтеп, колхоз милке итәләр. Атлары, сыер-сарыклары да “колхозга керә”, хәтта кием-салымнарын да алып чыгып китәләр. Насыйбулла агайны төрмәгә утырталар һәм ул шунда үлә. Сугыш башланганда гаилә рухи кыйналган, хәерчегә калдырылган булган инде.

Корал тотардай ир-егетләр бу гаиләдән дә фронтка китә. Туганнары Мияссәр яу кырында ятып кала, каты яраланган Димехәмәткә исән әйләнеп кайту насыйп була. Ул кайтканчы бөтен эш йөге буыннары да ныгымаган Мәгъсүмә белән Мотыйгулла (1935-2015) җилкәсенә төшә.

– Көчебез юк, бәрәңгегә дә тилмереп яшәдек. Мәктәпне, дүрт класс укыгач, ташларга туры килде – өскә, аякка кияр әйбер юк иде, үзебез ач. Димехәмәт абый урынына җәй көннәрендә Баулыдан ат белән ягулык ташырга алындым, энем Мотыйгулла җир сөрде, иген үстерде, – дип искә ала Мәгъсүмә апа.

Сугыштан соң фермага сыер саварга керә, 25 ел савымчы булып эшли һәм биш ел дуңгызлар карый Мәгъсүмә апа. Ул елларда халыкның ничек эшләгәнен күз алдына китерү өчен бераз язып китү кирәктер. Сыерлар җәй айларында әрәмәдә, җәйләүдә, көз-кыш абзарда тотыла. Көнгә өч тапкыр кул белән савышлы. Җәйләү өч-дүрт чакырым – җәяү төшешле. Моның белән генә эш бетми әле – һәр ферма эшчесе бер гектар (кайсы елны ике) чөгендер утап, үстереп, кисеп, чистартып алып бирергә тиеш була. Бик кыен булгандыр инде дип сораштырам да, шул эшләргә дә зарланмый Мәгъсүмә апа.

– Үзебезчә күңелле итеп яшәргә тырыша идек: эштән арып кайттык дип тормыйбыз, клубка кичәләргә чыгабыз. Эштә булса, уртак табын ясап, бергәләшеп чәйләр эчәбез. Сәгъдүнәнең әнисе Гөлниса апа пешергән тәбикмәкләрнең тәме әле дә авызда. Шундый тәмле пешерә иде. Дус яшәдек, – ди.

Бүген кызы Венера тәр¬биясендә яши апабыз. Догалар, китаплар укып, кө¬нен үткәрә.

– Иң рәхәт чагым – эшләгән чагым иде, – дип әйтергә ярата ул.

Менә шулай барыбызга үрнәк булып, халкыбызның асылын ачып яши сугыш чоры михнәтләрен башларыннан кичергән апаларыбыз.

Автор: Зәрия Хәбипова

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев